Шул ук вакытта ул күгәрчен авыруларыннан күпчелегенең кешегә йокмавын басым ясап әйткән. Әмма кошларның ике авыруы – орнитоз һәм сальмонеллез кеше өчен хәтәр белән яный.
Күгәрченне кулдан ашатканда, тотканда, шуннан соң ашар алдыннан кулларны юмаганда чир йоктырырга мөмкин, дигән ул.
Моннан тыш күгәрчен көтүе күтәргән шәһәр тузаны аша чирне бик тиз ияртергә мөмкин. Тузан кисәкчекләрендә һәм күгәрчен тизәгендә инфекция булу ихтималы зур..
Ә менә күгәрчендә кош гриппы авыруы бик сирәк очрый. Әлеге чир үрдәкләр һәм акчарлакларга күбрәк хас. Боларын ашату теләге исә күгәрченнәрне ашату теләгенә караганда күпкә көчлерәк тә була. Кыскасы, мондый кошлар янында йөргүчеләрдән зур саклык таләп ителә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез