* 1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк баласы булган аз керемле гаиләләр, әгәр гаиләнең җан башына уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булса, «салым кешбэгы» ала алачак. Эш бирүче ел дәвамында эшләүче ата-ананың хезмәт хакыннан 13 процент салым тотып кала. Ә аннары, ел нәтиҗәләре буенча, дәүләт бу салымны 6 процент ставкасы белән яңадан саный. Килеп чыккан 7 процент аерманы хәзер гражданнарның банк счетына кайтара торган булачаклар. Быел гариза 2025 ел өчен тапшырыла. Документларны 1 июньнән 1 октябрьгә кадәр кабул итәләр.
* 2026 елның июненнән Россиядә вейплар һәм электрон сигаретлар сату кагыйдәләрен кырысландыралар. Хакимият мондый продукция әйләнешен контрольдә тотуны көчәйтә. Төп максат – балигъ булмаганнарның тәмәке тарту җайланмаларын сатып алу мөмкинлеген киметү. Хәзер вейпларны, электрон сигаретларны һәм алар өчен сыеклыкларны стационар кибетләрдә генә сатарга рөхсәт итәчәкләр. Моннан тыш тыюлар никотинлы вейпларга гына түгел, ә никотинсыз электрон сигаретларга да кагыла.
* Июнь аеннан Россия халкы биометрияне Бердәм биометрик системада җыюдан, саклау һәм урнаштырудан рәсми рәвештә баш тарта алачак. Сүз читтән торып идентификацияләү, сервисларга керү, банк хезмәтләрен рәсмиләштерү һәм шәхесне раслау өчен кулланыла торган сурәт һәм тавыш язмасы кебек мәгълүматлар турында бара. Яңа кагыйдәләр биометрияне алга таба җыюны тыярга гына түгел, ә элек бирелгән ризалыкны кире алырга да мөмкинлек бирә. Моның өчен бары тик Күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.
* 2026 елның июненнән Россиядә яңартылган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үз көченә керә. Таләпләрнең яңа җыелмасы янгын вакытында кешеләргә хәбәр итү һәм аларны эвакуацияләү белән идарә итү системаларына кагыла. Хакимият үзгәрешләр кешеләргә куркыныч турында тизрәк мәгълүмат бирергә һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычларны киметергә ярдәм итәр дип өметләнә. Яңа таләпләр идарәче компанияләргә, бина милекчеләренә, шулай ук объектларның янгынга каршы куркынычсызлыгы өчен җаваплы оешмаларга кагылачак.
*Шулай ук 1 июньнән Россиядә Товарларны көтүне раслау системасы эшли башлаячак. Яңа кагыйдәләр Россиягә Евразия икътисадый берлеге илләреннән автомобиль транспорты белән товарлар кертә торган компанияләргә кагылачак. Системаның төп максаты – импортны контрольдә тотуны көчәйтү һәм өстәлгән бәягә салым һәм акцизлар түләүдән качу юлларын юкка чыгару. Әгәр элек салым контроле товарларны керткәннән соң тикшерүләр вакытында үткәрелгән булса, хәзер төп эш чик аша чыкканчы ук башкарылачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез