Быелгы көз чыгымлы булачак. 2026 елның 1 октябреннән ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да тарифлар артты. Ягъни коммуналь хезмәтләргә бәяләр бер ел эчендә икенче мәртәбә кыйммәтләнде. Хәтерләсәгез, ел башында бәяләр 1,7 процентка күтәрелде. Моны өстәмә кыйммәткә салым ставкасының (НДС) 20 дән 22 процентка кадәр артуына бәйләп аңлаттылар. Тарифларны индексацияләүнең икенче этабы исә 1 июльдән 1 октябрьгә күчерелде. Билгеле булганча, ил күләмендә коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны инфляция күрсәткеченә карап елга бер тапкыр – 1 июльдән арттыралар. 2026 елда исә әлеге эш көзгә калды.
– 2022 елның 1 декабреннән 2024 елның 30 июненә кадәр тарифлар 1,5 ел буе үзгәрмичә торды (хәтерләсәгез, 2022 елда тарифлар бер ел эчендә ике мәртәбә артканнан соң, алар 2023 елда үзгәрешсез калды. – Ред.). Әнә шул озак вакытка сузылган «катыру» тармакта икътисадый тотрыксызлыкка китерде. Оешмаларның реаль чыгымнары белән җыелган түләүләр арасында шактый зур аерма барлыкка килде, – дип сөйләде 2026 елда тарифлар артуга бәйле очрашуларның берсендә Тарифлар буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Ренат Гайнетдинов.
1 октябрьдән Татарстанда тарифлар уртача 13,4 процентка кыйммәтләнде. Тарифлар артуның рәсми рәвештә расланган «мөмкин булган максималь тайпылыш» чиге дә бар. Ул 4,8 процентны тәшкил итә. Озын сүзнең кыскасы: Татарстанның Казан, Чаллы, Азнакай, Зәй, Яшел Үзән кебек 24 шәһәре, Аксубай, Балтач, Апас, Кама Тамагы кебек 17 шәһәр тибындагы бистәсе, Осиново, Столбище, Кощаково, Шәмәрдән кебек 32 авыл җирлегендә бәяләр иң күпкә – 18,2 процентка кадәр кыйммәтләнде. «Шунысын да истә тотарга кирәк: бәяләр бер үк шәһәр яки авылда яшәгән бөтен кеше өчен дә бертигез дәрәҗәдә артачак дигән сүз түгел. Сүз коммуналь хезмәтләр җыелмасы турында бара һәм ул кемнең һәм кайсы хезмәтләрдән файдалануына карап аерыла», – дип тә ачыклык керттеләр яңа бәяләргә багышланган матбугат очрашуында.
Ренат Гайнетдинов тарифларның артуына китергән сәбәпләрне дә атады. Аларны исәпләгәндә, беренче чиратта Россиянең социаль-икътисадый үсеше фаразы исәпкә алынган. «Аерым алганда, табигый газга күпләп сату бәяләренең – 9,6, аны күчерүгә бәяләрнең – 11,6, электр энергиясенә бәяләрнең – 11,3, электр энергиясен тапшыруга тарифларның 15,1 процентка үсүе фаразлана. Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеш фаразында куллану бәяләре индексы 5,1 процент күләмендә билгеләнгән. Соңгысы без инфляция дип атый торган күрсәткеч инде», – диде Тарифлар комитеты җитәкчесе.
Тарифлар үсешенә китергән башка сәбәпләр арасында – бу елдан хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 20,7 процентка арттыруны, салым законнарының үзгәрүен, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм яңа объектларны файдалануга тапшыруны да әйтәләр.
Түләгән акчаның бер өлешен субсидия рәвешендә кире кайтарып та була. «Татарстанда халыкка ярдәм итү максатыннан ташлама-субсидияләр бирү каралган. Мондый ярдәмгә социаль нормалар һәм нормативларны исәпкә алып, коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары гомуми айлык керемнәренең 21 процентыннан артып киткән гаиләләр өмет итә ала. Субсидия рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәрергә кирәк», – диелә Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Субсидия ярты елга билгеләнә, аннары яңадан документлар тапшырырга кирәк. Акчалата ярдәмгә муниципаль яки дәүләт торагында яшәүчеләр, наем килешүе нигезендә фатир алып торучылар, торак кооперативы әгъзалары, фатир, шәхси йорт хуҗалары дәгъва кыла ала. Тагын бер шарт – торакның мәйданы. Ул билгеләнгән стандартларга туры килергә тиеш. Әлеге күрcәткечне һәр төбәк үзе билгели. Татарстанда ул бер кешегә – 40 квадрат метр, ике кешелек гаиләдә җан башына – 23 квадрат метр, өч кешелек гаиләдә исә 17 квадрат метр тәшкил итә. Дәүләттән акчалата ярдәм алганчы, керемнәрне раслап күрсәтергә туры киләчәк. Истә тотыгыз: коммуналь түләүләр буенча бурычлары булганнарга субсидия бирелми.
Быел тарифлар күпмегә артты?
Электр энергиясе. Газ плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында яшәүчеләр өчен 1 гыйнвардан – 5,82 сум, 1 октябрьдән – 6,47 сум. Электр плитәләре белән җиһазландырылган шәһәр йортларында: 1 гыйнвардан – 4,96 сум, 1 октябрьдән – 5,82 сум. Авылда яшәүчеләр өчен 1 гыйнвардан – 4,26 сум, 1 октябрьдән – 4,85 сум.
Газ. 1 гыйнвардан зәңгәр ягулыкның бер куб. метры бәясе 8,55 сумга җитте, 1 октябрьдән – 9,28 сум.
Каты көнкүреш калдыкларын чыгару. Көнбатыш зонада (Казан һәм республиканың 21 районы) «УК «ПЖКХ» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә 1 гыйнвардан бер кешедән – 119,66 сум, 1 октябрьдән – 131,51 сум. Шәхси йортта яшәүчеләргә 1 гыйнвардан – 129,81 сум, 1 октябрьдән – 142,66 сум. Көнчыгыш зонада (Чаллы һәм республиканың 22 районы) «Гринта» ҖЧҖ тарифлары күпфатирлы йортларда яшәүчеләргә 1 гыйнвардан бер кешедән – 122,95 сум, 1 октябрьдән – 135,13 сум. Шәхси йортта яшәүчеләргә 1 гыйнвардан – 133,37 сум, 1 октябрьдән – 146,58 сум.
Сан
Бу елның беренче яртысына алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүчеләрнең коммуналь хезмәтләр өчен 10,75 миллиард сум бурычы бар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез