Газетага язылу

Акылны эшләтсәң: «Kazan Digital Week – 2026»да ясалма фәһемне үстерү турында сөйләшәләр

Дөньяның 76 иленнән 21 меңнән артык катнашучы, 170 тән артык чара һәм роботлар. Татарстан башкаласында Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы уза.

Акылны эшләтсәң: «Kazan Digital Week – 2026»да ясалма фәһемне үстерү турында сөйләшәләр

Без әле кая барабыз? Җыен әнә шул сорауга җавап табарга ярдәм итә. Казан форумын цифрлы технологияләр өлкәсендә халыкара дәрәҗәдәге иң зур төбәк форумы дип бәяләделәр инде.

«Елдан-ел үсә»

29–31 октябрьдә Татарстан башкаласында Kazan Digital Week – 2026 халыкара форумы уза. Өч көн дәвамында Казан мәйданында цифрлы технологияләр, аларны үстерү һәм ясалма фәһемнән файдалануны киңәйтү турында сөйләшәчәкләр.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов форумның ачылыш тантанасында искәрткәнчә, форум елдан-ел күләмлерәк һәм әһәмиятлерәк була бара. Быел ул дөньяның 76 иленнән 20 меңнән артык катнашучыны берләштерде. Татарстан Рәисе форумга игътибар һәм ярдәм күрсәткән өчен Россия Хөкүмәтенә, илнең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгына, шулай ук чараның партнерлары – илебезнең IT өлкәсен үстерүгә ярдәм иткән компанияләргә рәхмәт белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, форумның эшлекле программасы дәүләт идарәсеннән алып сәламәтлек саклауга һәм агросәнәгать комплексына кадәр ун тематик юнәлешне үз эченә ала. Шул ук вакытта барлык тармаклар үсешенең этәргече булган ясалма фәһемнән файдалануны үстерү мәсьәләсе игътибар үзәгендә торачак.

– Бүген Татарстан цифрлы трансформация юнәлешендә алдынгы төбәк булып тора. Электрон дәүләт хезмәтләрен гамәлгә кертү, ясалма фәһемне үстерү, социаль өлкәне цифрлаштыру, киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү кебек күп кенә төп күрсәткечләр буенча алдынгы урында, – диде Татарстан Рәисе. – Безнең алда ясалма фәһемне кертүгә, электрон хезмәтләрне үстерүгә һәм мәгълүматны интеграцияләүгә нигезләнгән өстенлекле тармакларны комплекслы цифрлаштыру бурычы тора. 

Ачылыш тантанасында катнашкан Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Сергей Цветков республика уңышларын югары бәяләде.

– Ел саен Татарстанга зур команда белән киләбез, форумның киңәюен, яңа катнашучылар, яңа эшләнмәләр һәм фикер алышу өчен яңа темалар барлыкка килүен күрәбез. Бүген бу – цифрлы технологияләр өлкәсендә халыкара дәрәҗәдәге иң зур төбәк форумы, – диде ул. – Ел саен алга барырга, яңа юнәлешләр табарга, катлаулы бурычларга алынырга кирәк. Һәм республика моңы эшли. Татарстанда тупланган уңай тәҗрибәне башка төбәкләрдә кертү мөмкинлеген дә тәэмин итәргә кирәк.

«Арди»дан бүләк

Форум кысасында халыкара күргәзмә мөһим урын алып тора. Быел анда 250 дән артык компания үз эшләнмәләрен тәкъдим итә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән яңалыклар һәм тармакта ирешкән уңышлар белән Рөстәм Миңнеханов һәм Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев та танышты.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов быелгы форумны оештыру һәм үткәрүгә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иткәнчә, узган ел күргәзмәдә катнашучыларның 80 проценттан күбрәге яңа хезмәттәшләр тапкан. Шуңа күрә әлеге күргәзмәгә карата кызыксыну да, аңа ихтыяҗ да зур. Быелгы күргәзмәнең мәйданы 20 мең квадрат метр тәшкил итә. Тәкъдимнәрнең күбесе ясалма фәһемгә бәйле.

«Иннополис» резидентларының берсе форумда катнашучыларга медицина өлкәсендә ясалма фәһемнән файдалануга бәйле проект тәкъдим итте. «Ясалма фәһем УЗИ, рентген сурәтләрен анализлый һәм табибка алар буенча белешмә мәгълүмат әзерли. Ягъни медицина ярдәме күрсәтүне тизләтә. Шулай ук дөресрәк карарлар кабул итәргә булыша», – дип сөйләде компаниянең үсеш буенча директор урынбасары Алексей Тарасенко. Хастаханәдә ясалма фәһемнең тагын бер ярдәме тия: реанимация палатасында махсус камералар пациентны күзәтеп тора. Авыру кеше егыла башласа яки катетеры төшеп китсә, акыллы камера бу хакта шунда ук дежур торучы шәфкать туташына хәбәр итә. Заманча технология ярдәм күрсәтү тизлеген ике тапкыр арттыра икән. «Безнең тәкъдимгә алмаш юк. Мондый технология РКБда кулланыла инде. Без форумда яңа хезмәттәшләр табарга телибез», – диде Алексей Тарасенко.

Авыл хуҗалыгы тармагы да бер урында тормый. Казан дәүләт аграр университеты күргәзмәдә виртуаль чынбарлык күзлеге тәкъдим итте. «Безнең студентлар аның ярдәмендә комбайнны сүтеп җыеп кына калмыйча, уңыш та җыя, – дип сөйләде Казан дәүләт аграр университеты доценты Илнур Гайфуллин. – Эшкә китаптан өйрәнү – бер хәл, ә менә комбайн эчендә «утырган» килеш тәҗрибә туплау – икенче. Виртуаль чынбарлык күзлегенең программасы үзебезнеке. Студентлар лекциядә күзлек ярдәмендә комбайнны ремонтлый, ура-суга. Заманасына күрә, студентларга бу бик ошый. Ясалма фәһемнең әһәмияте бик зур. Ул кырларда да нык ярдәм итә. Бүген пилотсыз очкычлар кырларны өйрәнә, үсентеләрнең торышы, нинди авырулар барлыгы, корткычлар куркынычы турында тәгаен мәгълүмат җиткерә».

Пермь краеннан форумга Арди исемле робот килгән. Ул кунакларга үзе белән селфи төшәргә тәкъдим итә. Соңыннан: «Шәп фото килеп чыкты», – дип мактап та куя әле.

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Булат Габдрахманов әйтүенчә, Kazan Digital Week ул – тәҗрибә уртаклашу гына түгел, ә тәгаен нәтиҗәләргә ирешү мәйданы да. Аның әйтүенчә, форумның тагын бер мөһим юнәлеше – балалар һәм яшьләр. «Алар биредә үз проектларын тәкъдим итә, роботлар ярышын карый, алдынгы технологияләр белән таныша», – диде ул.

Форумда стартаплар аллеясы «үсеп чыккан». Биредә яшьләр үз проектларын тәкъдим итте. Татарча сөйләшергә дә өйрәтәләр. «Бүген яшьләр туган телләрен начар белә. Шуңа күрә без кесә телефоннары өчен татар, чуаш һәм башкорт телләрендә аралашуны камилләштерергә ярдәм итә торган кушымта уйлап таптык. Сойл исемле виртуаль әңгәмәдәш көн саен төрле биремнәр бирә, телне белү дәрәҗәсен бәяли», – ди проектны уйлап табучыларның берсе Әмир Гайнуллин. Алга таба «Сөйләш» проектын мәктәпләргә таратмакчылар. Бүген Казандагы уку йортлары арасында мондый хезмәттәшлеккә әзер булганнар бар икән инде.

Форумда яшьләр өчен һөнәрләр ярминкәсе дә эшли. Алабуга оешмаларының берсе, мәсәлән, ике көн эшләп, ике көн ял итә торган график белән 85 мең сумга кадәр айлык хезмәт хакы тәкъдим итә. Эш тәҗрибәсе кирәкми. Казандагы оешмаларның берсендә сату буенча менеджер эзлиләр. Биш көнлек эш атнасы өчен хезмәт хакыннан тыш өч ай саен 103 мең сум премия дә вәгъдә иткәннәр. Кешеләр белән аралаша белү осталыгы, югары белем, стресска чыдамлылык таләп ителә. Акча болай гына килми шул.

Бурычлар билгеле

Цифрлы үсеш турында сөйләшү форумның пленар утырышында да дәвам итте. Катнашучыларны видеоэлемтә аша Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин сәламләде. Аның әйтүенчә, Kazan Digital Week халыкара форумы бизнес, экспертлар, галимнәр һәм дустанә мөнәсәбәттәге дәүләтләр вәкилләре очраша торган нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде. Цифрлы технологияләрне үстерүнең иң актуаль мәсьәләләре турында фикер алышу, иң яхшы тәҗрибәләр, идеяләр белән уртаклашу өчен очраша алар.

Быел пленар утырыш гадәттәгечә чыгышлар рәвешендә түгел, ә фикер алышу рәвешендә узды. Чараны алып баручы Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев, Татарстанның цифрлаштыру өлкәсендә ил күләмендә алда баруын искәртеп, Рөстәм Миңнехановтан: «Беренчелекне саклап калу авыр түгелме?» – дип сорады. 

Татарстан Рәисе әйтүенчә, бүген республиканың ИТ тармагында 3,5 мең компания һәм 46 мең белгеч эшли. Былтыргы форумнан бирле Татарстанда ясалма фәһемне үстерүгә бәйле 2030 елга кадәр исәпләнгән программа гамәлгә керде. Ул бюджеттан ел саен 1 миллиард сум күләмендә финансланачак.

Рөстәм Миңнеханов «ГосПромпт» дәүләт идарәсе AI платформасын да аерым билгеләп үтте. Аннан көн саен бюджет өлкәсендә эшләүче 10 меңнән артык кеше файдалана. Быел гына да әлеге сервис ярдәмендә 6,5 миллионнан артык мәсьәлә хәл ителгән. Бу урында Максут Шадаев: «Хәзер хезмәткәрләр акыллыракмы?» – дип тә кызыксынды. Татарстан Рәисе фикеренчә, эшнең сыйфаты турында сөйләгәндә, бүген җаваплылык арткан.

Рөстәм Миңнеханов алда торган бурычлар турында да әйтте. Ул, идарә итү сыйфатын һәм икътисадның нәтиҗәлелеген арттыру өчен, аерым проектлардан технологияләрдән системалы файдалануга күчү кирәклеген ассызыклады. Шул ук вакытта киберкуркынычсызлык һәм квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк булачак.

Пленар утырышта «МАКС» илкүләм мессенджеры турында да сүз булды. «ВК» генераль директоры Владимир Кириенко әйтүенчә, бер ел элек игълан ителгән платформада бүген 142 миллионнан артык кеше теркәлгән. «МАКС» аша 4,5 миллион телефон номеры, мошенниклыкта гаепләнеп тыелган. Бу җөмлә «МАКС» куркынычсызмы?» дигән сорауга җавап буларак яңгырады. Алга таба мессенджер аша дәүләт хезмәтләре алуның тизлеген тагын да арттырырга ниятлиләр.

Максут Шадаев пленар утырышны чарада катнашучы һәркемнең илнең Цифрлаштыру министрлыгына берәр бурыч билгеләве белән тәмамларга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов киләчәк турында сөйләшкәндә кадрлар әзерләү турында онытмаска киңәш итте. «Без балаларга яхшы, сыйфатлы белем бирергә тиеш. Бер төймәгә басып, шуннан әзер җавап алып кына ерак китеп булмый. Физика, химия кебек фәннәрне ныклап укысыннар», – диде Татарстан Рәисе. Ясалма фәһемнең кил

әчәге дә – кеше кулында.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре