Авыртса да түзәсеме? Бу көннәрдә социаль челтәрләрдә рульгә утырыр алдыннан эчәргә ярамаган дарулар исемлеге таралды. Анда һәркемнең диярлек кул астында торган дарулар да кергән. Халыкны әнә шул пошаманга салды да инде. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тынычландыра: әлеге исемлек мәгълүмат өчен генә бирелгән. Бу даруларны эчеп рульгә утырган кешегә бернинди җәза янамый.
Социаль челтәрләрдә таралган һәм халыкны аптырашка калдырган исемлеккә ышансаң, тынычландыра торган корвалол һәм валокордин, авырту һәм сызлануларны басучы «Кетанов», «Спазмалгон» даруларын эчкән килеш рульгә утырсаң, җәзага тартылачагыңны көт тә тор. Салкын тигәндә эчә торган «Колдрекс», «ТераФлю», «Антигрипин» препаратлары да шул исемлектә, янәсе.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, бу исемлек норматив акт проекты түгел, аның өчен бернинди чикләү, җәза да каралмаган. «Рульгә утырганда эчү тыелган препаратлар исемлегендә ул дарулар юк. Интернетта таралган исемлек мәгълүмат өчен генә бирелә. Аларны эчеп, рульгә утырган өчен дә бернинди җәза каралмаган», – диелә министрлык хәбәрендә.
Бу исемлек социаль челтәрләргә каян килеп эләккән соң? Моңа да аңлатма бар. Билгеле булганча, якын киләчәктә Административ хокук бозулар турында Россия кодексында яңа төзәтмә пәйда булырга мөмкин. Хәзерге вакытта машина йөртүчеләрне исерек килеш яки наркотик кулланган хәлдә рульгә утырган өчен җаваплылыкка тартсалар, киләчәктә тыелган даруларны эчкән хәлдә машина йөрткән өчен дә җәза көтәргә мөмкин. Россия Дәүләт Думасына шул хакта закон проекты кертелгән. Проект авторлары фикеренчә, кеше хәмер яки психотроп матдәләр аркасында гына түгел, дарулар йогынтысында да «исерергә» мөмкин. Шуңа күрә гамәлдәге законга төзәтмә кертергә тәкъдим итә алар.
Тыелган дарулар исемлегенә кайсы препаратлар керә соң? Шуны ачыклау өчен, Россия Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет җитәкчесе Ярослав Нилов Сәламәтлек саклау министрлыгыннан исемлекне сораткан һәм соңрак шуны үзенең телеграм-каналында урнаштырган. Социаль челтәрләрдәге шау-шу шуннан башланган. Ул исемлектәге дарулар ике төркемгә бүленгән. Беренчесе – рульгә утырганда эчү катгый тыелган дарулар. Анда 171 препарат кергән. Икенчесендә исә рульгә утырганда эчәргә яраган, ләкин сак булу соралган 71 төрле дару аталган. Күпләр әнә шул даруларны да катгый тыелган дип аңлап ялгышкан.
Аңлатып китәбез
Номерлар турында
Тиздән Транспорт чараларын исәпкә куйганда бирелә торган барлык дәүләт номерларында Россия флагы билгесе булачак. Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге фәнни үзәге Дәүләт стандартына (ГОСТ) шундый үзгәреш проекты әзерләгән. Билгеле булганча, әлегә дәүләт номерларына триколор кую мәҗбүри түгел. Апрель башында Дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн кагыйдәләрне кырысландырырга тәкъдим итте. Әмма бу яңалык элек триколор булмаган номерлар алган машина йөртүчеләргә кагылмаячак.
Яңа җәза турында
Якын киләчәктә машина номерларын каплап, җаваплылыктан качып йөрүчеләргә дә көн бетәргә мөмкин. Россия Эчке эшләр министрлыгы шундый закон проекты әзерләгән. Аны Министрлар Кабинеты да хуплаган. Яңа закон гамәлгә керә калса, машина номерларын каплап, җаваплылыктан качып йөргән кешеләр 1,5 елга кадәр машина йөртү таныклыгыннан колак кагарга мөмкин. Хәзерге вакытта алар моның өчен машина йөртү хокукыннан өч айга гына мәхрүм ителә яки 5 мең сум күләмендә штраф түли.
Машина йөртү таныклыгы турында
Билгеле булганча, быел һәм 2025 елда машина йөртү таныклыгының яраклылык вакыты чыккан йөртүчеләргә аны алыштыру мәшәкатьләре белән йөрисе юк. Аның вакыты автомат рәвештә өч елга озайтылачак. Шул рәвешле, машина йөртү таныклыгының яраклылык вакыты быел чыкса, аны 2027 елда, киләсе елда тәмамланса, 2028 елда гына озайтасы булачак.
Мөнәсәбәт
Юрий Конев, табиб-гериатр, профессор, медицина фәннәре докторы:
– Яше 75тән узган кешеләргә машинаны идарә итүне тыярга кирәк. Аларның машина йөртү таныклыгын озайту юлдагы һәркем өчен куркыныч тудыра. Әле бу көннәрдә генә Санкт-Петербургта 90 яшьлек бер әби, юлда кеше бәрдереп, авария урыныннан качты. Өлкән кешенең организмында биологик процесслар акрыная, шул рәвешле ул игътибарсызга әйләнә. Ул үзен никадәр генә яхшы хис итсә дә, юлда барыбер сынатырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез