Алдыңа кара! Бер атнада 16 кешенең гомере өзелде

Узган атнада Татарстан юлларында 16 кешенең гомере өзелде. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин журналистлар белән очрашуда шундый коточкыч саннар җиткерде.

Ел башыннан бирле Татарстанда 1271 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 140 кешенең гомере өзелгән. Юл корбаннары узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 38гә күбрәк.

–  Соңгы бер атна эчендә республикада тугыз коточкыч юл фаҗигасе теркәлде. Юлдагы фаҗигаләр, нигездә, каршы як полосага чыгу, тизлекне арттыру, иминлек каешын такмау аркасында килеп чыга. Бер атна эчендә юлда гомерләре өзелгән 16 кешенең унысы каршы як полосага чыгу аркасында һәлак булды, – ди Айрат Сәмигуллин. – 20 июньдә Аксубай районында «ВАЗ 2115» һәм «Лада Приора» машиналары бәрелешү аркасында биш кешенең гомере өзелде. Фаҗига «ВАЗ 2115» йөртүчесенең исерек килеш рульгә утыруы аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Ник дигәндә, ике авыл арасындагы әлеге юлда хәрәкәт тә зур түгел. Монда хәтта юл һәлакәте килеп чыгасын күз алдына да китереп булмый.

Айрат Сәмигуллин башкаланың Җиңү проспектында килеп чыккан юл һәлакәтен дә искә алды. Йөртү таныклыгы булмаган килеш машина белән идарә иткән 23 яшьлек егет күпер баганасына килеп бәрелгән. Машинадагы 31 яшьлек пассажир үлгән.

– Алар сәгатенә 129 чакрым тизлек белән чапканнар. Йөртүче белән бергә машинада барлыгы алты кеше утырган! Йөртү таныклыгы булмаган егеткә күпме кеше ышанган бит! Югыйсә аны, киресенчә, туктатасы булган. Исерек килеш рульгә утыручыны да кызганырга кирәкми. Бу хакта махсус телеграм-бот аша безгә хәбәр итәргә кирәк. Бу әләкләү түгел, ә кеше гомерен саклап калу, – дип искәртте Айрат Сәмигуллин.

Юлда велосипедта, самокатта хәрәкәт итүчеләргә, җәяүлеләргә дә сак булырга киңәш итә инспекторлар. Бигрәк тә караңгыда уяу булырга, киемгә яктылык кайтаргычлар тагарга куша алар.

– Җәйнең иң кызган мәле. Юлларда сак булырга, тизлекне арттырмаска кирәк. Машина йөртүчеләр һава торышын да исәпкә алсын иде. Җәйге челләдә аеруча сак булырга кирәк. Ник дигәндә, андый көннәрдә машина йөртүчеләр арый, игътибарсызга әйләнә. Хәлегез авырайганны сизсәгез, туктап торыгыз. Юлга чыгар алдыннан машинаның төзек булуына да инаныгыз, – ди Айрат Сәмигуллин.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре