Газетага язылу

Александр Лапин: «Биредә илнең киләчәге укый»

Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин Казан федераль университетында укучы студентлар белән очрашты.

Александр Лапин: «Биредә илнең киләчәге укый»

– Әлеге бинада Татарстан һәм Россиянең киләчәген төзиячәк буын белән очрашу минем өчен зур дәрәҗә. Бүгенге студентлар иртәгә илебезнең үсешенә, тормышына, киләчәгенә өлеш кертүчеләр булачак. Нинди генә өлкәдә эшләсләр дә, алар үз иленең ватанпәрвәрләре, үз эшенең осталары булсын иде. Нинди генә юнәлештән китсәләр дә,үз өйрәнгәннәре һәм белгәннәрен яраткан ватаныбыз өчен куллансыннар, – ди ул.

Росия Герое Казан федераль университетының даны еракларга таралганын да искә төшерде. Студентларга исә илне ярату, хәзерге вакытта нинди вакыйлар баруны һәм алдагы елларга фаразын да сөйләде. Максаты – яшь буынга үзе яшәгән җирен яраттыру!

– Сезнең сорауларга да җавап бирү җиңел булмас. Әмма мин тыршырмын. Үземнең 43 ел гомеремнең 15 елын хәрби хезмәткә багышлаганда, төрле катлаулы соруларга җавап табып булды. Сезнекенә дә табылыр дип уйлыйм, – диде ул.

 Студентлар Александр Лапинга үзләрен кызыксындырган сорауларны яудырды. 

1 курс студенты Алинә Синдеева тарих һәм хәрби теманы миңа бик якын, ди.

– Абыем да хәрби. Никадәр сәясәт һәм илдәге хәлләр белән кызыксынсам да, интернет киңлекләреннән җавап эзләмим. Махсус хәрби операцияне үз күзләре белән күргән кеше белән очрашу кирәк иде. Генерал-полковникны беренче күрүем. Шундый бөек кешеләр белән бер бинада булу да зур горурлык, – диде ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре