– Бүген мин сезгә котлау сүзләрен генә түгел, егетләрнең рәхмәтен дә җиткерәм. Ирләренә тугры булган, аларны көтеп яшәгән хатыннарга аерым рәхмәт. Яраткан кешесенең җылы сүзләре ир-атка канатлар куя. Сөйгәненнән матур сүзләр ишеткән командир Ватан алдындагы бурычын тагын да яхшырак итеп үти, ди – генерал-полковник. Бәйрәмгә улларын-ирләренең исән-имин кайтуын көтүчеләр белән беррәттән газиз кешеләрен югалтканнар да килгән иде. Елмаерга тырышсалар да, битләреннән ирексездән яшь тәгәри аларның.
– 2025 елның 1 октябрендә ирем һәлак булды. 10 сы көнне энемне җирләдек. Йөрәктәге яра беркайчан да төзәлмәс инде ул. Кайчагында бөтенләй яши килмәгән вакытлар була. Әмма балаларым хакына ди егылсам да торып басам. Мин хәзер әти дә, әни дә, – ди Казанның Совет районында яшәүче Алия Мортазина.
– Энем бөтенләй яшәргә өлгермичә калды. Йөргән кызы да бар иде. Тиз генә барып кайтам да, өйләнәм диде. Тик насыйп булмады. Әле ярый, онытмыйлар. Бәйрәмгә әнием, апам, кызларым белән килдем. Россия Герое Иван Жаркихның әнисе Ильмира ханым улы белән горурлануын яшерми.
–Улым хәрби юлны сайлады. СВО башлануны ишеткәч, мин тизрәк аңа шалтыраттым. Ул мине тынычландырды. Ике атналык эш сәфәрендә булам да, кайтам, диде. Тик ике атна гына түгел, тагын ике атна үтте. Ана йөрәген алдап буламы соң? Мин сизендем. Улым элемтәгә чыккач, син андамы дидем. “Әйе, әни. Мин Ватанымны саклыйм”, диде. Сөйләшеп куйганчы көчкә түздем. Ә аннары елап туйгач, тынычландым. Улымның исән кайтуына ышандым. Үзенә дә сине көтәм, яратам, горурланам дип кенә тордым, – дип сөйли Ильмира Жарких.
– Улым яраланып кайтты. Хәзерге вакытта Мәскәүдә “Время Героев” программасында катнаша. Балаларын көтүче әниләргә сабырлык телим. Яннарыгызга исән сау кайтсыннар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез