Газетага язылу

Әлмәттә яшәүче Газизулиннар династиясе «Татнефть» компаниясе уздырган бәйгедә җиңү яулады

Иң зур бәхетебез – бердәмлектә! «Татнефть» компаниясенең данлыклы хезмәт династияләренең берсе Газизулиннар шулай дип шөкер итә. Аларның гомуми хезмәт стажы – 733 (!) ел. Данлыклы нәсел вәкиле – «Татнефть» профсоюз комитетының әйдәп баручы белгече Нияз Газизуллин сүзләренә караганда, нәселләрендә барлыгы 33 кеше язмышын нефть тармагына бәйләгән. Күптән түгел Газизуллиннар «Татнефть» компаниясе уздырган бәйгедә «Компания патриотлары» номинациясендә җиңү яулады.

Данлыклы династиянең нефть тармагына бәйләнеше 1962 елда – Нияз әфәнденең әтисе Дамир Газизуллиннан башлана. Зур нәсел башлыгының бертуган абыйлары да шушы өлкәдә хезмәт куйган. Хәзерге вакытта «Татнефть» компаниясендә Газизуллиннарның 22 дәвамчысы эшли. Соңгы өч буынны гына алсаң да, бу нәселнең гомуми эш стажы йөз елга тула.

Нияз Газизуллинның биредә эшли башлавына да 35 елга якын вакыт узган. Әлмәттәге нефть институтын тәмамлаган егет үзенең хезмәт юлын «Татнефть» компаниясендә башлап җибәрә. Биредә 27 ел хезмәт куйганнан соң, компаниянең профсоюз комитетына күчә. Нияз Газизуллиның тормыш иптәше дә «Татнефть» компаниясендә эшли.

– Ике улым да нефть тармагын сайлады. Калган туганнарым, аларның  балалары да компаниядә һәм «Татнефть»нең структур бүлекчәләрендә эшлиләр. Бер тонна нефть табуга күпме кеше үз өлешен кертә. Нефть чыгаручы гына нефтьче булып саналмый. Әлеге өлкәдә хезмәт куйган һәркем бу исемгә лаеклы. Менә шушы катлаулы һәм авыр эшкә саллы өлеш керткән зур династиянең бер вәкиле булуым белән чиксез горурланам, – ди әңгәмәдәшем.

Үз нәселе, аның һәр вәкиле, якыннары турында үтә бер җылылык белән сөйли Нияз Газизуллин. Шулай булмый ни! Заман дигәнең еллар агышына нинди генә үзгәрешләр кертсә дә, туганлык җепләрен өзмәгән, бер йодрык кебек бердәмлекне саклап кала алган Газизуллиннар. Әби-бабайлары әйтеп калдырган һәр үгет-нәсыйхәт, һәр традицияне бүген күз карасыдай саклый алар.

– Гаиләбездә, нәселебездә һәрвакыт татулык хөкем сөргән. Дустанә мөнәсәбәтләр әби-бабайлардан ук килә. Элек-электән бездә шундый күркәм гадәткә нигез салынган: Сабан туена бөтен туганнар Сарман районының Яңа Минзәләбаш авылындагы төп нигезгә кайтканнар, ноябрь бәйрәмнәрендә исә – әтинең олы абыйсында, Яңа елда – икенче абыйсында, май бәйрәмнәрендә апаларында җыелышканнар. Без, шушы традицияне дәвам иттереп, елга кимендә бер тапкыр булса да, барлык туганнар белән җыелышып күрешүне гадәткә керттек, – ди Нияз Газизуллин.

Бердәмлекләрен сүз белән генә түгел, гамәлләре белән дә исбатлап тора алар. Әле күптән түгел генә туган авыллары хакында китап басылып чыккан. Шушы тарихи басмага династияләре турында мәгълүмат туплаганда биш буынга кадәр әби-бабаларын да ачыклаган алар.

– Бу эш тагын да канатландырып җибәрде. Безнең төзелә башлаган нәсел шәҗәрәсе бар. Аны алга таба да тулыландырырга җыенабыз. Оныкларга үзебез, нәселебез турында бай мәгълүмат калдырасы килә. Алар нинди данлыклы нәселдән булуын, туганнарының кем икәнен белеп, горурланып яшәсен иде. Балаларга моны бүген аңлатмыйбыз икән, иртәгә бу хакта онытачакбыз. Шул рәвешле акрынлап туганлык җепләре дә өзеләчәк, – ди гаилә башлыгы.

«Татнефть» компаниясенең хезмәт династияләре арасында уздырылган бәйгедә җиңүләре дә Газизуллиннарның нәсел тарихында күркәм бер сәхифә булып уелып калачак. Компаниянең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән бәйгедә барлыгы 192 хезмәт династиясе катнашкан. Алар «Компания горурлыгы» һәм «Компания патриотлары» дип исемләнгән ике номинациядә көч сынашкан. Нәтиҗәдә, бәйгедә барлыгы 72 гаилә җиңүче дип табылган.

– «Татнефть» компаниясе хезмәт династияләрен олылау һәм барлауга зур игътибар бирә. Биредә хезмәт кешесенә яшәү өчен дә, эшләү өчен дә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Шәһәребезгә күз салсак та, аның һәр почмагына диярлек нефтьчеләрнең көче кергән. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән дистәләгән социаль биналар, йортлар, мәктәпләр төзелә, юллар салына. Киләсе көнгә ышаныч булсын өчен, болар барысы да бик мөһим, – ди Нияз Газизуллин.

Данлыклы нәсел дәвамчылары киләчәктә оныклары һәм оныкчыкларының да бабалары салган юлны лаеклы дәвам иттерәчәкләренә өметләнә. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр! Газизуллиннар династиясенең җылы оясында исә киләчәккә тапшырырлык хәзинәләр бик күп әле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар"

Көн хәбәре