«Яңа дулкын» конкурсы һәрвакыт үзенә бер мохит һәм купшылык белән үтә. Кызыл келәмнән узу традициясенең дә үз кызыгы бар. «Кызыл келәм» дисәләр дә, быел ул зәңгәр төс белән «туганлашкан» иде: бәйрәм чарасына диңгез асты дөньясы төсмерләре өстәгәннәр. Бирегә җыелучы халык, журналистлар, блогерлар яраткан артистларын күреп калырга, мөмкинлек чыкса, аралашырга ашыга. Бер мәйданга җыелган шулкадәр йолдызны әле тагын кайчан күрәсең?! Телевизордан карау – бер нәрсә, аның каршыңда басып торуы бөтенләй башка бит.

Купшы киенергә яраткан Филипп Киркоров бу юлы фанатларын кәкре башлы туфлиләре белән шаккатырды. Журналистлар белән иң күп аралашкан кеше дә ул булды. Күрәсең, еллар дәвамында әлеге һөнәр ияләре белән ызгышулардан сабак алган. Хәзер ул үзен гадирәк һәм тынычрак тотарга тырыша.
Якташыбыз, җырчы Алсу исә ташлар белән бизәлгән канатлы күлмәге белән сокландырды. Аның матурлыгыннан үзе дә мөкиббән иде бугай. Фотографлар каршында бик озак бөтерелде.
Танылган композитор, продюсер, «Яңа дулкын» конкурсының жюри рәисе Игорь Крутой кызыл келәмнән хатыны Ольга Ретуева белән узды. Алар тормыш юлыннан да әнә шулай матур итеп инде 32 ел бергә атлыйлар. Һәрвакыттагыча, үзләрен бик тыйнак тоталар.
Аның каравы җырчы Севильнең фестивальнең ачылышына киеп килгән шактый ачык күлмәге игътибарны шунда ук үзенә җәлеп итә. Күпләр яраткан «Матушка-земля»ны җырлаучы Татьяна Куртукова образына тугры калган: ул киң кара чалбардан һәм ак күлмәктән иде. Җырчы фестивальдә берничә тапкыр чыгыш ясаячак.
«Кызыл келәм»дә булган тамаша әкренләп өч меңгә якын тамашачы сыйдырышлы New Wave Hall залына күчте. Ачылыш уңаеннан оештырылган концертны Филипп Киркоров башлап җибәрде. Аның «Яңа дулкын»дагы чыгышында ел саен берәр хәл килеп чыга. Узган ел сәхнәдә егылган иде, быел рус сәхнәсе «патша»сына коеп яуган яңгыр астында җырларга туры килде. Журналистларга концерт башланыр алдыннан үзе дә бик борчылуын әйтте. «Фестивальдәге чыгыш алдыннан дулкынланам. Шул халәтемне бераз басу өчен кибетләрдә йөрдем. Казанда әйбәт кибетләр күп. Бик күп матур әйберләр алдым, ташлама да ясадылар», – диде ул, чын-чынлап сөенгәндәй.
Узган елгы фестивальдән соң татарча җыр яңгырамаудан зарланучылар булды. Быел ачылышта Алсу халкыбызның «Ай, былбылым» җырын башкарды. Канатлы күлмәкнең сере дә шунда ачылды – ул җыр тематикасына туры китереп тегелгән икән.

Конкурсның төп программасы бүген башланып китә. Беренче көнне «Яңа дулкын» финалистлары Олег Газманов җырларын башкарачак. Юкка гына түгел: Россия эстрадасының танылган җырчысы, композиторга быел 75 яшь тула. Ул – конкурсның жюри әгъзасы да. Шуңа күрә үз җырларын башкарган конкурсантларга бәя бирү җиңел булмас…
«Яңа дулкын»да барлыгы 12 яшь башкаручы катнаша. Россиядән – Аркадий Евтушенко, Анастасия Иванова, Игнат Изотов (Татарстанны тәкъдим итә), Лист, Артем Миньков, Милана Пономаренко, Ника Терентьева, ISTOKIYA, TROFIM GRANN. Әрмәнстаннан – Флора Бичахчян, Белоруссиядән – София Рустамова, Казахстаннан – ӘМРЕ. Җиңүче «Бәллүр дулкын» статуэткасына лаек булачак. Приз фонды – 9 миллион сум. Татарстан исеменнән чыгыш ясаучы Игнат Изотов – «Созвездие – Йолдызлык» фестивалендә канат ныгыткан үзебезнең егет. «Голос» тапшыруын яратучыларга да таныш ул. Игнат татарча җырларны да бик матур башкара. Аңа уңышлар теләп калыйк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез