Газетага язылу

Апас районының Карамасар авылында яшәүче Зәйтүнә әби Әюпова 95 яшен тутырды

Зәйтүнә әби – сугыш чоры баласы. Ачлыгын да, салкынын да, хәсрәтен дә күргән ул.

Апас районының Карамасар авылында яшәүче Зәйтүнә әби Әюпова 95 яшен тутырды

– Сугыш башланганда миңа тугыз яшь иде. Башта бер-бер артлы абыйларымны сугышка алдылар, аннары әтиемне озаттым. Әнием бер кочак бала белән калды. Ашарга да, кияргә кием дә, пичкә ягарга утын да юк. Әни елый, без елыйбыз. Сыер асрасаң, маен, сарык асрасаң, итен, йонын, келәттә булган азмы-күпме икмәген дә алып чыгып китәләр. Берни эшләр хәл юк – барысы да фронтка, солдатларга китә. Кырларда хәтта атлар да калмады. Ачлык-ялангачлык үзәккә үтте. Күп балалы булгач, безнең гаиләгә аеруча авырга туры килде. Язга чыккач, алабута, кычыткан, ат кузгалагы, черегән бәрәңге, арыш валчыклары ашап үстек. Гомерем авыр хезмәт белән узды. Дүрт ай буе урман кисүдә дә катнаштым. Ул чорда хатын-кызларга окоплар да казыта, урман да кистерә иделәр, – дип искә ала Зәйтүнә әби ул елларны. – Ирем Гайсар белән дүрт ул, бер кыз тәрбияләп үстердек. Аның гомере дә колхоз хезмәтендә узды, 15 ел бригадир булып эшләде. 60 елга якын бергә гомер иттек. Озак авырып, урын өстендә ятканнан соң вафат булды

Зәйтүнә әбинең гомер юлында хәсрәтле көннәре күп булган. Олы улы Рәисне һәм ике киленен дә соңгы юлга озатырга туры килгән. Бүген ул улы Мөдәрис белән бергә яши. Балалары, оныклары әбиләренең хәлен белеп, кайтып-китеп торалар, игелекләрен күрсәтеп, җылы сүзләре белән сөендерәләр.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре