– Авылыбыз өчен зур бүләк бу. Ничә еллар иске клуб эшләп торды. Авыл халкы аңа сукмакны өзмәде. Алга таба да биредә матур чаралар күп узсын, – диде Казандагы «Апас» якташлар җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин.
Бәйрәм тантанасында хезмәтләрендә алдынгы булганнарга дәүләт бүләкләре дә тапшырдылар. Ә аннары яңа клубта беренче концерт булды. Якташлары Фердинанд Сәләхов бер төркем дуслары белән авыл халкына моңлы җырларын бүләк итте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез