Казандагы «Апас» якташлар җәмгыятенең вице-президенты Наил Галиуллин килгән кунакларга истәлекле бүләкләр генә тапшырып калмады, үзләренең оешмалары хакында да сөйләде.
– Якташлык җәмгыятен райондашыбыз Марат Нуриев җитәкли. Ел буена төрле чаралар үткәрәбез. Читтә яшәүче якташларны да онытмыйбыз, райондагылар белән дә элемтәбез нык. Эшләгән эшләребезне республикада да билгеләп үттеләр. Быел «Апас» якташлар җәмгыяте, бәйгедә катнашып, беренчелекне алды, – диде Наил Галиуллин. – Максатыбыз – киләчәктә дә читкә таралган якташларын бер учка җыеп, бер-беребезгә кирәкле икәнне аңлап яшәү. Кайда гына булсак та, нинди генә сынаулар килсә дә, без бердәм халык икәнебезне онытмаска тиеш. Ә мондый файдалы очрашулар безнең оешмада әле тагын күп тапкыр узар дип өметләнеп калабыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез