Газетага язылу

Апаста балаларны дингә өйрәтәләр

Апас районының Коштавылы авылында балаларны гарәп теленә, Коръән сүрәләрен укырга өйрәтәләр.

Апаста балаларны дингә өйрәтәләр
Автор фотосы

Мондый укыту беренче тапкыр гына үткәрелми. Авыл имамы Ислам хәзрәт белән остазбикә Гөлназ Латыйпова сабыйларны әхлакка, дин нигезләренә өйрәтә. Сабыйларга мондый мөмкинлекне якташлары бүләк итә. Тирә-як авыллардан бирегә 20 бала килеп белем ала.

Казандагы «Апас» якташлык җәмгыяте вәкилләре үзләре дә дин сабаклары өйрәнүче сабыйлар янына кунакка кайтып алар белән очраша. Дәресләр беткәч, балаларга тәм-томнар белән чәй өстәле дә әзерләнә. Якташлар балаларны әнә шулай үсендереп, туры юл күрсәтә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре