Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе Артем Кузнецов Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасыннан соң фикерләре белән уртаклашты.
– Юлламадагы шактый фикерләр күңелемә хуш килде. Аерым алганда, Татарстан Рәисенең урта һөнәри уку йортларында укуны заманчалаштыру, алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру турында фикерләре ошады. Инженерлык мәктәбен тәмамлаучының диплом эше әзер стартап булырга тиеш дигән фикер белән дә тулысынча килешәм. Автосәяхәтләр өчен уңайлы шартлар, су буенда ял өчен уңайлы шартлар тудырырга кушуы да бик яхшы, – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез