Газетага язылу

Артыгын белү: соңгы биш елда генетик тестларга акча сарыф итүчеләр арткан

Артыгын белү: соңгы биш елда генетик тестларга акча сарыф итүчеләр арткан

Элек-электән татар кешесе җиде бабасын белүне фарыз санаган. Нәсел агачы төзеп, аны ядкарь итеп саклаган, киләчәк буыннарга калдыру изге гамәлләрнең берсе буларак кабул ителгән. Бүген җиде бабаңны гына түгел, ә 500 ел элек нәселегез башында торган кешеләрнең кайсы төбәкләрдән булуын билгеләү дә авырлык тудырмый. Һәрхәлдә, шулай дип ышандырырга тырышалар. Барысы да генетик тестлар ярдәмендә ачыклана икән. Бу – акча эшләүнең тагын бер ысулымы, әллә инде чыннан да нәселеңдә Алтын Урда ханнары эзен табып буламы?

Син кем?

Соңгы биш елда Россия халкы генетик тестларга 4,4 тапкыр күбрәк акча сарыф итә башлаган. Билгеле инде, һәр кеше үзе турында күбрәк белергә омтыла. Нәсел җепләрен барлауда гына түгел хикмәт. Генетик авырулар турында да мәгълүмат алырга теләүчеләр бар. Махсус тестлар бу сорауларга җавап табарга ярдәм итә. Ләкин җиде тапкыр үлчәп, бер тапкыр кисүең хәерлерәктер дә әле. Алынган нәтиҗәләр күңелгә хуш килмәскә дә мөмкин. Казанда яшәүче Алия Фәхриева әнә өлешенә тигән тест нәтиҗәләреннән канәгать калмаган. Гаиләсенә Яңа елга үзенчәлекле бүләк ясап, шушы тестларны узарга тәкъдим итә ул. Беренче чиратта аларның бик тә нәселләрендә нинди милләт вәкилләре булганны ачыклыйсы килә. Бер клиникада тест ярдәмендә авырулар турында да, хәтта балаларга нинди спорт төре күбрәк туры килүен дә ачыклап була, дип вәгъдә итәләр.

– Анализларны өйгә килеп алдылар. Гыйнвар башында тапшырдык, нәтиҗәләре октябрьдә генә килде. Барлык тестлар Мәскәүгә җибәрелә, чөнки Казанда әлегә аларны тикшерә торган үзәкләр юк, дип аңлаттылар. Нәтиҗәләрне күргәч, аптырашта калдык, – ди Алия. – Мин 71 процент рус милләтеннән булып чыктым. 18 процент татар, шулай ук нәселебездә чуаш, мордвалар да булган. Иремнекендә 85 процент татар, мари, үзбәк, мордвалар булуы да күрсәтелә. Бу процентларга карагач, минем әтием яки әнием рус милләтеннән булырга тиеш бит инде. Ә алар икесе дә татарлар, әби-бабайларым да татар. Шуңа тест нәтиҗәләренә ышаныргамы, юкмы – әлегә белмим. Балаларда килеп чыгарга мөмкин булган авырулар да күрсәтелгән иде. Аларны төгәл ачыклап бетерү өчен, өстәмә тикшеренүләр уздырырга һәм анализлар ясарга тәкъдим иттеләр.

Максаты башка

Республика клиник хастаханәсендә генетика буенча табиб булып эшләүче Ольга Кудряшова әйтүенчә, генеалогик тестлар ДНК анализы нигезендә ата-бабаларның килеп чыгышы фаразланган төбәкләрне, борынгы халыкларның күчеп йөрү юлларын һәм башка кешеләр белән генетик тәңгәллекләрне күрсәтергә мөмкин. Әмма тестлар синең нәселендә төгәл нинди милләт вәкилләре булуын берничек тә күрсәтә алмый, ди ул. Бары тик хәзерге һәм борынгы халыклар белән генетик туганлыкны гына аңлатып бирә.

– Дистәләрчә мең еллар дәвамында кешенең геномында миллионлаган үзгәрешләр (очраклы мутацияләр) тупланган, алар буыннан-буынга тапшырылган. Шулай итеп, генетик маркерлар барлыкка килә, алар бер халыкта ешрак һәм икенчеләрендә сирәгрәк очрый. Бу маркерлар ата-бабаларыбыз турындагы мәгълүматны үз эченә ала, – диде Ольга Кудряшова. – Кешенең һәр күзәнәгендә 23 пар хромосома җыелмасы бар. Һәр парда бер хромосома балага – әнисеннән, икенчесе әтисеннән бирелә. Тапшыру процессында хромосомалар урыннары белән алмаша, шуңа күрә безнең ДНК борынгы бабаларыбызның ДНКсыннан төзелгән чылбырны хәтерләтә.

Нәселең белән якыннанрак танышу өчен беренче эш итеп, туганнар белән аралашырга һәм нәсел агачы төзергә тәкъдим итә табиб.

– Олы яшьтәге туганнарыгыздан әти-әниләре ничә яшькә кадәр яшәгәннәрен, нинди авырулар белән интеккәннәрен белешегез. Мондый аралашу вакытында нәселдә булган авырулар ачыклана. Генетик тестларга килгәндә, аларның максаты башка. Беренче чиратта без мондый анализны авыруларның килеп чыгышын билгеләү өчен тапшырырга тәкъдим итәбез, – диде Ольга Кудряшова.

Авылларны барлау

Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов та, генетик тестлар берничек тә милләтне ачыкларга ярдәм итә алмый, дигән фикердә.

– Мондый тикшерүләр бары тик сезнең нәселегездә булган бабаларыгызның кайсы җирлеккә туры килүен генә күрсәтә ала. 2017–2020 елларда Татарстан авылларында генетик тикшерү буенча проект үткәрдек. Бу тикшерүдә 550 авылдан 2028 кеше катнашты, – диде Радик Салихов. – Беренче чиратта тарихлары XVI–XVIII гасырларга барып тоташкан җирлекләргә өстенлек бирелде. Нәтиҗәләр дөньяви базага таянып ясалды. Ул – генетиклар тарафыннан күп еллар дәвамында булдырылган мәгълүмат кыры. Бу проект ярдәмендә әлеге базага безнең тарафтан татарларның 2 меңнән артык тесты кертелде. Биредә шуны да аңлатып үтәргә кирәк: генетик тестлардагы күрсәткечләр гапло төркемнәргә бүленә. Гапло төркемнәр дигәндә, монда сүз бер үк төрле нәсел җепләре булган кешеләр турында бара. Әлеге тикшеренүләр буенча татарлар күпчелек очракта R1a1 гапло төркеменә керә. Бу төркемнәр үз чиратында Азия (казахлар, кыргызлар) һәм Европа (славян, грек, скандинав халыкары) тармакларына бүленә.

Кайбыч районының Шуширмә авылында яшәүче Мөдәррис Сабиров – бу проектта катнашкан кешеләрнең берсе. Аларның авылында бер-берсенә бәйле булмаган 5 нәсел кешесеннән анализ алганнар.

– Хәзер 9 буын бабамны беләм. Безнең нәселебез Болгар ханлыгын төзүчеләр рәтеннән булып чыкты. Дөрес булса, хәтта бер буыныбыз Шотландиядә яши икән. Авылда бер гаиләдә нәселләрендә кенәзләр булуы ачыкланды. Кечкенәдән тарих белән кызыксынып яшәгән кеше буларак бу тикшеренү минем өчен бик мөһим иде, – ди Мөдәррис Сабиров.

Әтнә районы Кышлау авылыннан чыккан журналист Альберт Шакировның энесе дә бу тикшеренүдә катнашкан.

– Y-хромосоманың 37 маркеры буенча без 43 процент татар һәм R1a1 гапло төркеменә керәбез. Тикшеренүдән күренгәнчә, безнең нәселебез Болгар чорына барып тоташа. Якынча 1500 ел элек безнең бабаларыбыз Идел буена килеп төпләнгән, ислам кабул иткән һәм милләт буларак татарларның барлыкка килүенә үз өлешен керткән. Чөнки безнең геннар Татарстанның күп кенә авылларында алган тестлар белән туры килгән, – ди Альберт Шакиров. – Үзебез Әтнә районнан булсак, шундый ук күрсәткечләр Кайбычның Кече Урсак, Апаста Бакырчы, Башкортстанда Үтәгән авылларында табылган. Безгә бабаларыбызның Алтын Урда чорына кадәр Идел буенда яшәвен аңлаттылар. Алар чыгышлары буенча Европадан һәм Болгар вәкилләре булып торган. Хәтта Әтнә районы Яңа Шимбер авылында Альберт Лотфуллин атлы кешенең безнең нәселдән булуы да ачыкланды. Уртак бабабыз 350–550 ел элек яшәгән, дигән мәгълүмат бирелде.

Альберт Шакиров әйтүенчә, фәнни яктан шөгыльләнгән вакытта мондый тикшерүләрдән зур нәтиҗәләр ясарга була.

– Ләкин аерым бер гаилә яки аерым бер кешегә генә кагылышлы тикшерү үткәрү дөрес түгел. Монысы инде кызык өчен тест биреп карау гына кебек кабул ителә. Милләт һәм җирлек тарихын өйрәнгәндә бу тикшерү бик әһәмиятле. Нәтиҗәләр дөрес булсын өчен, тикшерүдә катнашучыларның саны күбрәк булырга тиеш. Мәсәлән, бер авылны гына алыйк. Бу авылдан анализ тапшыручылар күбрәк булган саен, аның генетик составын төгәлрәк төзеп була. Дөнья буенча да шул ук хәл, – диде журналист.

Төбәкне өйрәник

Журналист, төбәк тарихларын өйрәнүче Илдар Кыямов җиде буын бабаңны белү дә бик җитеп тора дигән фикердә. Ул бүген бигрәк тә төрле клиникаларда алынган тестлар нәтиҗәләренә ышанмавын җиткерде.

– Чөнки җиде буыннан соң нәсел билгеләре югала. Халыкта «Җиде ят кеше бит ул» дигән сүзләр бар. Шуңа да 9–10 нчы буыннарның кем булуын белүне кирәкле мәгълүмат дип санамыйм. Иң мөһиме – үзебезнең төбәктә яшәгән халыкларны өйрәнү. Рус милләтеннән булган берничә егетне беләм. Алар, авылларга барып, кабер ташларын барлыйлар. Андагы татар һәм гарәп телләрендә язылган язуларны аңлар өчен, телне өйрәнәләр. Бүген мари, чуаш, татар һәм рус милләтеннән булган егетләрнең бергә тарих өйрәнүе күпкә яхшырак һәм нәтиҗәлерәк. Монда дуслык һәм тарих бар, – диде Илдар Кыямов.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре