Ат чабышына килүчеләр: “Яшьлекә кайткан төсле”

Казан ипподромында ат чабышы узды. Биредә республика халкы өчен зур бәйрәм үтте. Берәүләр атлар чабышканны караса, икенчеләр татар эстрадасы артистлары чыгышын тыңлады, үз мәшгульләр оештырган ярминкә белән танышучылар да бар иде.

Казанда яшәүче Миңлесәрия Гыйззәтуллина ат чабышын карарга беренче тапкыр килгән.
– Әтием дә ат тота иде. Шул малларны бик яратам. Бәйрәм буласын белдем дә, килдем әле, ди ул.
Ат чабышын караучыларны да җырчылар сөендерә. Янәшәдә генә Мамадыш уңганнары тәмле ризыклар белән сыйлый.

– Иртәдән килгән идек инде. Районыбызның иң тәмле продукцияләрен тәкъдим итәбез. Шашлык пешереп торабыз, зур казанда пылау әзерләдек. Халык ризыкларын бик ярата, – ди район кулланучылар җәмгыяте җитәкчесе Мансур Фәхриев. Икенче мәйданда исә Алексеевск районыннан ук килеп халыкның күңелен күрәләр. Хәер, бәйрәмдә Россиянең бик күп төрле почмакларыннан килгән кунаклар да бар иде.
Наташа Никифорова ире белән Самара шәһәреннән килгән.

– Казанны бик яратабыз. Сабан туена дип махсус килдек. Кода-кодагыйларны да иярттек, – ди ул.
Үз туган көннәрен билгеләп үтүчеләр дә күп иде бәйрәмдә. Андыйларга махсус бүләк өләштеләр. Ә инде милли киемнән килүчеләрне Казан ипподромы туңдырма белән сыйлады.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре