Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшь иҗатчыларны барлау нияте белән бәйге башлап җибәргән идек. Быелгысында Казан һәм Яшел Үзән, Арча, Әлмәт, Актаныш, Лениногорск һәм Зәй районнары, күрше Башкортстан укучылары катнашты.
Быелгы бәйгенең бер номинациясе Ватанны саклаучылар һәм Җиңүнең 80 еллыгына багышланган иде. Зәй кызы Азалия Яхинаның әтисе Эльвир махсус операциядә катнаша. Аңа багышлап шигырь язган сабый. Бүләкләү тантанасына бер көн кала Азалиянең әтисе ялга кайткан. Бәйрәмгә бергә килде алар.
– Минем инде күптәннән мондый рәхәт җирдә булганым юк иде. Күңелем ял итте, – диде Эльвир. – Кызымның эшенә югары бәя бирүегезгә рәхмәт! Язган шигырен миңа да укытты, бик ошаган иде. Бер генә теләк белән яшибез: илләр генә тынычлансын да, гаиләләребез янына бөтенләйгә кайтсак иде.
Мине кулыма каләм алырга әтине ярату хисе этәргән иде. Журналист булам дип хыялланып йөргән елны гаиләбезгә зур кайгы килде. Мәктәптә укытып йөргән әтиемне трактор таптады. Сагыш-әрнү язу-сызуга булган сәләтемне тагын да ныгытты. Шуңа күрә бәйгегә мәрхүм әтием Мансур Шиһапов исемен бирдек.
Быел бәйгедә 150 дән артык бала катнашты. Шигырь дә язалар, хикәя дә иҗат итәләр, фәнни эш белән дә шөгыльләнәләр. Язсыннар гына! Телефон һәм планшет заманында балалар каләм тота белсен иде. Бүләкләү тантанасына килгәч, Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин да шул фикерне әйтте.
– Иҗатка гашыйк кеше начар була алмый. Бер генә куплет булса да шигырь язмаган кеше юктыр. Мин дә 2 нче сыйныфта укыганда язган идем. Аны әле район газетасында бастырдылар да. Гонорар да түләгәннәре истә. Бераз соңрак туган булсам, мин дә бу бәйгедә катнашыр һәм сезнең арагызда утырыр идем, – диде ул укучыларга һәм үзе язган шигырьне дә укып күрсәтте. – Һәр кеше туган ягын яратып, данлап яшәргә тиеш. Максатыбыз – яшьләрне районыбызда калдыру. Моның өчен барлык шартлар да бар бездә. Әлегә менә шушы эшләр белән янып йөрибез. Ә инде читтә яшәүче якташларыбыз өчен безнең ишекләр һәрвакыт ачык.
Әлеге бәйгене КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы белән бергә оештырабыз. Кафедра мөдире Васыйл Гарифуллин үзе дә яшьләр белән аралашудан тәм таба.
– Бәйгегә бик сөенеп киләбез. Үзенә күрә бик рәхәт чара ул. Беренчедән, күпме баланы иҗатка тартасыз, икенчедән, шушы бәйрәм аша укытучы һөнәрен данлыйсыз. Заманында безнең кафедрада белем алган шәкертебез Гөлгенә Шиһапованың әтисен дә искә алабыз, – диде ул. – Әлеге бәйге аша журналистикага килгән укучылар да бар. Димәк, безнең эшләр бушка китми.
«Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин бәйгенең җылылыгын тойган.
– Мондый зур чара уздыру – хезмәттәшебезнең үз гаиләсен хөрмәт итүе ул. Гөлгенә әтисенең рухын гына сөендереп калмый, менә шушы яшьләрне тәрбияләп, аларның күңеленә оеткы сала. Киләчәктә бу балалар безне алыштырыр әле. Зал тутырып утыручы балаларның берничәсе генә булса да журналистиканы сайлый икән, без бик шат булыр идек, – диде ул.
Ул көнне авыл мәдәният йортына әтиемнең Арчада бергә укыган төркемдәшләре, авыл мәктәбендә эшләгән дуслары да килгән иде. Күңел тулган минутлар да күп булды. Тик шулай да рәхмәтле укытучылар һәм укучыларның җылы сүзләре канатлар куйды. Аларның берсе дә бүләксез китмәде. Ә гран-прига Мамадыш районының Дүсмәт мәктәбе укучысы Нәфисә Шәяхмәтова лаек булды. Ә менә Усали мәктәбеннән Дилә Мостафина, Урта Кирмәннән Алия Гыймазова, Дүсмәттән Чулпан Биктаһированың эшләре аерым билгеләнеп үтелде. Усали урта мәктәбе Габдулла Кариев исемендәге театрга билетлар белән бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!





Фикер өстәү
Фикерегез