Авыл юк, хәтер исән: бер районда беткән авыл халкы, берләшеп, концерт куйган

Үткән гасыр башларында барлыкка килеп, нибары 60 ел чамасы яшәп калган Бакча авылының Балтач районы картасыннан юкка чыгуына да кырык елдан артык вакыт үткән инде.

Әмма элекке авылдашлар хәтерендә исә авыл белән бәйле истәлекләр гомерлек. Әледән- әле: "Без - монда", - дип, үз тавышларын ишеттереп, Бакча исемен оныттырмаска тырышып яши алар. Шушы көннәрдә генә Субаш мәдәният йортында (авыл шушы җирлеккә караган һәм шактый хуҗалык шушы авылларга күченгән - Югары Субашта бүген Бакча ягы, Бакча урамы дип йөртелгән урыннар бар) "Бакча җимешләре" дип исемләнгән концерт куя. Гадәти генә концерт булмый ул.

Бердән, төрле тарафларга җыелган элекке бакчалыларны бергә җыя- концертта нәселләре белән, олысы- кечесе бер булып катнаша. Ә соклангыч талантлылар искиткеч күп!

Икенчедән, әлеге концерт авыл тарихын тагын бер кат барлау, истәлекләрне яңарту белән, хатирәләр белән бергә үрелеп алып барыла.

Өченчедән, туган төбәккә мәңгелек мәхәббәт, авылларның бүгенге язмышы - авылларны "перспективалы - перспективасыз"га бүлгән еллардагы хаталар турында кисәтү дә кебек була аларның чыгышы. СВОдан ялга кайткан Бакча егете Рафилнең сәхнәгә күтәрелеп, җырчы әнисе Әнисәгә чәчәк бәйләмнәре бүләк итүе дә бу хисләрне тагын да арттыра. Күпләр бу көнне үзләренең Бакча авылыннан булулары, аның дәвамчылары булулары белән дә горурлангандыр. Һәм күңеле белән: "Безнең авыл язмышы башка кабатланмасын иде!"- дип теләгәндер

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор махсус хәрби операция мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "батальон" "МХО" "контракт төзүчеләргә"

Көн хәбәре