43 яшьлек Алмаз Гатин туган авылында ял итү урыны төзегән. Моңа кадәр берәүгә дә кирәк булмаган, үлән, агач баскан су буен ул җәннәт бакчасына әйләндергән. Мамадыш районының Көмеш Күл авылы егетенең бу гамәлен баштарак әтисе Габделнур абый да өнәп бетермәгән. Ә хәзер бу бөтен авылдашлар өчен ял итү, бәйрәм үткәрү урыны икән.
Алмаз Кукмарада яши. Заманында шул як кызына өйләнеп, шунда төпләнеп калган. Хатыны белән өч бала үстерәләр. Әмма туган авылына сукмак өзелми. Атна саен кайтып йөриләр.
– Элек бу урында Сабан туе үткәрелә иде. Соңрак аны үлән басты. Минем бу җиргә алмагачлар утыртасым килде. Шулай итеп эшкә тотындым. Карап торышка гына җиңел кебек икән ул. Эшкә тотынгач, мәшәкате күп булды. Элек анда чишмәбез дә бар иде. Су юлы үзгәреп, ул да югалды. Аны да табып яңартасым килгән иде. Шөкер, әкренләп бөтен җир матурлана башлады. Әти дә бик ярдәм итте. Әле тагын су буендагы кондызларга кадәр булышты. Ауган талларны кисеп куябыз, алар ташый, – ди Алмаз.
Монда хәзер алмагач, абрикос, шәфталу, грушалар утыртылган. Шашлык, пылау пешерү өчен урын да ясалган. Рәхәтләнеп ял итәргә була.
– Монда бары тик хәләл бәйрәмнәр генә уза. Шарты шул. Эчемлекләрсез дип язу куюга, андый бәйрәмнәр юкка чыкты. Җәй башында балалар көнен уздырдык. Алар өчен мәйданчык та ясаган идек. Укулар башлангач, алып куйдык. Авыл көнен дә биредә уздырдык. Бездә актив кешеләр күп. Бәйрәм пылавын үзем пешердем. Матур итеп, гореф-гадәтләрне саклап үткәргән бәйрәмнәр аша без балаларга да үрнәк күрсәтәбез, – ди Алмаз. – Мин авылыма бүген кайтып яшәр идем. Әлегә балаларны укытасы, түгәрәкләргә йөртәсе бар. Аннары Кукмарада өй дә салып өлгердек. Балалар аякка баскач, барыбер туган якка кайтырбыз, дим. Авыл яңарыш кичерә. Балачакка кайткандай булам. Авылларга асфальт юл салынды. Мәчетебездән азан тавышы тарала. Авылга бәрәкәт иңде. Күпләр дин кушканча яши. Менә монысына күңел бигрәк сөенә.
Баксаң, бу урында элек алмагач тавы булган икән. Алмаз әнә шул матурлыкны кайтармакчы.
– Бәйрәмнәрдә биредә өч авылдан халык җыела. Үзе бер зур тамашага әйләнә. Ял итүчеләр үзләреннән соң җыештырып калдыра, – ди ул. – Кем белә, алга таба бәлки бу урында ял базасы да ясап булыр. Кечкенә генә мәйданчык ясыйм, дип тотынып, әнә нинди зур эш эшләнде. Аллаһы Тәгалә ярдәмен бирде. Алга таба да бу урын барлык авылдашларны берләштереп, читтә яшәүче якташларны чакырып кайтара торган җир булсын иде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез