Әти-әнисенең ике малайдан соң 20 ел көтеп алган сабые ул. Алинә ике яшендә авырый башлый. Табиблар аның башында шеш таба, ДЦП диагнозы куялар. Артык өмет бирүче дә булмый. Әмма кыз бирешми, әти-әнисенә, абыйларына юаныч булып яши.
Волонтер дустыбыз Гүзәл 16 яшьлек шушы балага Яңа ел бүләге бирергә теләге булган кешеләрне барлап, социаль челтәрләрнең берсендә игълан куйган иде. Кызга ярдәм итү ниятеннән без дә аның хәлен белешергә булдык. Телефонны тавышы таныш бер-ир ат алды: Җәмил абый икән бит бу! Без аның белән махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм илтүен ишеткәч танышкан идек. Алинә Җәмил абыйның кызы булып чыкты.
Соңгы ике елда күп хәсрәтләр кичерергә туры килгән аңа. Ике улы, апасының улы СВОга киткәч, шушы балалар хакына дип егетләргә ярдәм ташый башлый ул. Уллары Радик белән Рамилнең яшь аермалары ике генә ел икән. Өлешчә мобилизация башлангач, икесенә дә бер-бер артлы повестка килә. Улларын чыгарып җибәрү әниләренә бик авыр булса да, Җәмил абый ир-егетләрнең илне сакларга тиеш икәнен аңлый. Үзе дә китмәкче була әле. Хатыны һәм баласы хакына бу уеннан кире кайта. Әмма җаен таба – гуманитар ярдәм ташый башлый.
– Балаларыбыз киткәч, Фәридәм инсульт кичерде. Сәламәтлеге нык какшады аның. Дарулар эчеп кенә тора иде. Кан басымы күтәрелеп тилмертте. Минем барып йөрүләрне дә авыр кичерде, – ди Җәмил абый. – Улларым берсе өчен берсе өзелеп торды. Кечесенә повестка килгәнне ишеткәч, олысы Краснодарга командировка киткән җиреннән самолет белән очып кайтып җитте. Энем бара икән, мин дә китәм, диде. Кызганыч, Радик улым һәлак булды. Әле дә мәетен алып кайтмадылар. ДНК анализлары тапшырдым, шуның нәтиҗәсен көтәм.
Кечесе Рамил бик каты яраланып госпитальгә эләккән. Кабат махсус хәрби операция зонасына җибәрерләрме, әллә өйгә кайтарырлармы – әлеге билгесез. Күп авырлыклар кичерсә дә, Җәмил абый фикерендә нык тора: малай үстерәсең икән, ул илне сакларга тиеш!
– Улымның мәетен тапмыйча, үлгәненә ышанасым да килми. Мин аны хатыныма да әйтмәдем, кызым Алинә дә Радик абыйсын кайтыр дип көтә. Фәридәмнең сәламәтлеге какшап торгач, сиздермәдем. Үзем инде елдан артык чыгам да китәм, чыгам да китәм. Мин сиздермәсәм дә, Фәридә өзгәләнде. Малайлар дип ут йоту харап итте аны. Башта таеп егылды. Бот сөяген сындырды. Тотынып йөри дә башлаган иде инде. Мин егетләр янына китәсе көнне иртән кухняга чыгып чәйләр дә куйды. Әй, сөенгән идем инде. Тик ярты сәгать үтте микән, кан басымы күтәрелде. Табиблар коткара алмады. 55 яше тулмаган килеш мәңгелеккә китеп барды, – ди 63 яшьлек Җәмил абый.
Алинәгә әнисез калу бигрәк авыр була. Әле ярый Җәмил абый сыгылып төшә торган кеше түгел. Кызына әнисенең үлемен ипләп кенә, дөрес итеп аңлата. Баласына таяныч булып, аны үзе тәрбияләп яши башлый. Әмма барыбер СВОдагы егетләрне ташламый.
– Алабугада апам яши. Ерак сәфәргә кузгаласы булсам, аны үзебезгә алып кайтам. Алинә янында ул иптәш булып тора. Әнә шулай көйләдек инде. Тормыш дәвам итә. Ничек тә сынауларны узарга көч табарга кирәк. Миңа моңаерга ярамый, чыгып китсәм дә, өйдә кызым көтә, – ди Җәмил абый.
Сүз уңаеннан, Яңа ел алдыннан Алинәне сөендерергә теләүчеләр булса, 89274385613 телефон номерына шалтырата ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез