Газетага язылу

Ахыры билгесез

Илдә 18 яшьтән өлкәнрәк һәр бишенче кеше вейп тарта. Россиянең җәмәгать фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру шул хакта сөйли. Бу сан, бер яктан, тартучыларның күп булуын, икенчедән, вейпларның соңгы елларда популярлашуын күрсәтә. Аеруча яшьләр арасында.

Вакыты җитте

Нигездә аны 25 тән 35 яшькә кадәрге кешеләр сатып ала. Еш кына вейпны үсмерләр кулында да күрергә була. Ә закон буенча, 18 яше тулмаган кешегә вейп сату катгый тыела. Татарстанда ел саен тарта торган 500 кешенең үпкәсендә яман шеш табыла. 10–20 елдан ул сан тагын да артырга мөмкин, дип фаразлыйлар. Чөнки вейп суыручы яңа буын җитлегеп килә.

Татарстанда депутатлар, бу мәсьәләне дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә вакыт җитте, дип саный. Шулай итеп, киләсе елдан вейплар сатуны тыярга җыеналар. Яңа закон проекты Дәүләт Советы сессиясендә каралды. Ул 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә керергә мөмкин. Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов әйтүенчә, законда республикада вейп сатуны биш елга – 2027 елның 1 мартыннан 2032 елның 1 мартына кадәр тыю каралган. Депутат аңлатуынча, тыюның төп максаты булып республикада яшәүчеләрнең, бигрәк тә яшьләрнең сәламәтлеген никотинлы продукция куллануның тискәре нәтиҗәләреннән саклау тора. 1 мартка кадәр бизнес өчен «күчеш чоры» билгеләнәчәк.

Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән тикшерү барышында ачыклангача, вейп тартучыларның күбесе зур шәһәрләрдә яши. Электрон тәмәкенең өстенлекләре дип сораштырылучыларның 35 проценты аның исе булмауны, 40 проценты гади тәмәкедән котылу теләген һәм 19 проценты вейпларның сәламәтлеккә азрак зыян китерүен әйткәннәр.

Табиблар исә аның әле тулысынча өйрәнелмәгәнлеген белдерә. Аның составында булган глицерин зыянлы матдәләрне үпкәгә ябыштыра һәм аны организмнан чыгарып бетереп булмый. Тикшерүләрдән күренгәнчә, 10 мг сыекча сыя торган җайланмада 10 кап тәмәке күләмендәге никотин бар.

Бәяләп булмый

Балалар табибы Зөлфия Шәрхымуллина, вейп күпләрне тәмле тәме һәм аны хәтта бина эчендә тартырга мөмкин булуы белән җәлеп итте, дип саный.

– Ә бит аның чынлыкта нәрсә икәнен яшьләр түгел, белгечләр дә тәгаен белеп бетерми. Тәмәкенең үпкә, бронхларга бәйле авырулар, яман шеш китереп чыгаруы күптән фәнни расланган. Вейпларның составында ниләр барлыгы да, аның организмга салган зыяны да тиешенчә өйрәнелеп бетмәгән, – ди табиб. – Хроник үпкә авырулары булган, бронхиаль астмадан интеккән кешеләр өчен вейп тарту аеруча куркыныч. Аны тартканда кан тамырлары, югары сулыш юллары кысыла. Шул мизгелдә кеше үлеп тә китәргә мөмкин.

Интернет киңлекләрендә булган мәгълүматларны күргәч, чәчләр үрә тора. Узган ел Мәскәү өлкәсендә вейп тартканнан соң 12 яшьлек кыз үлгән, дигән хәбәрләр бар. Хакасиядә исә аны мәктәптә тартып, 3 үсмер агулана. Быел Кемерово өлкәсендә 2 яшьлек бала вейп өчен булган сыекчаны эчеп үлә. Мәскәү табиблары күптән түгел генә вейп тарткан 16 яшьлек малайның үпкәләре 90 процентка зарарлануы хакында хәбәр итә. Татарстанда Алексеевск бистәсендә мәктәптә үсмер кинәт вафат була. Тикшерү ачыклаганча, ул тәнәфестә яшьтәшләре белән электрон тәмәке тарткан.

Табибларны да, тәмәке тартуга каршы иҗтимагый эшчәнлек алып баручыларны да борчый бу проблема. «Общее дело» иҗтимагый оешмасы координаторы Роберт Гатауллин журналистларга сөйләгәнчә, вейпны хәтта башлангыч сыйныф укучылары да тарта.

– Әлегә без вейпларның куркынычын бәяләп тә бетерә алмыйбыз. Без бу проблема белән 15–20 елдан соң очрашырбыз, дигән фаразлар бар. Аларның зыянын, составындагы матдәләрнең куркыныч булуын балаларга аңлатырга тырышабыз, моның төрле юлларын кулланабыз. Әмма зыяны булачагы көн кебек ачык, – ди Роберт Гатауллин.

Югалтулар булачак

Ләкин таяк ике башлы. Эшмәкәрләр ни эшләр? Айрат Шәйхиевнең Казанда гына да 3 җирдә вейп, кальян һәм тәмәке сата торган кибете бар. Ул киләсе елның мартына кадәр кибетләрдәге продукциясен киметергә җыена.

– Югалтулар, әлбәттә, булачак. Ләкин законга каршы килә алмыйбыз. Таләпләрне үтәргә туры киләчәк. Без вейплар сатмаганнан гына кешеләр тартудан туктар микән? Алар тәмәкегә күчмәсме? Вейпны бер тартып караучы аны сатып алу юлын табар, дип уйлыйм, – диде Айрат Шәйхиев.

Татарстанда 343 оешма һәм шәхси эшмәкәр тәмәке, никотинлы продукция сату белән шөгыльләнә. Күбесе юнәлешләрен үзгәртергә җыена. Игъланнар сайтында хәзер үк бизнесларын сатарга әзер булучылар да бар. Бу инде –  бөтенләй коры калмас өчен, бизнестан котылу юлын эзләүчеләрдер, мөгаен. Хәзер мондый закон Россиянең 5 төбәгендә кабул ителгән. Марттан аны Камчатка краенда, Удмуртиядә, Магадан һәм Хакасиядә тыярга җыеналар.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре