Әзер торасы: гриппка каршы вакцинация башланды

Табиблар грипп чорына инде бүгеннән үк әзерләнә башларга киңәш итә. Бу көннәрдә республикада гриппка каршы вакцинация башланды. Гриппка каршы көрәшкә багышланган матбугат очрашуына җыелган министрлык һәм ведомство вәкилләре дә иң беренче эш итеп гриппка каршы вакцина ясатты.

Матбугат очрашуында грипп турында яңгыраган фикерләрне укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәбез.

Марина Патяшина, Татарстанның Роспотребнадзор идарәсе башлыгы:

– ОРВИ 200 ләп төрле вирус китереп чыгара. Шуларның иң катлаулысы – грипп. Әлеге кискен распиратор-вируслы авырудан соң җитди өзлегүләр дә күзәтелергә мөмкин. Узган эпидсезонда Татарстанда 550 меңнән артык кеше грипп һәм ОРВИ йоктырды. Аерым алганда, 11 816 кешегә «грипп» диагнозы куелды. Узган ел грипп һәм ОРВИ аркасында республика икътисадына 7 миллиард сумлык зыян килде.

Альмир Абашев, Татарстан сәламәтлек саклау министры вазыйфасын вакытлыча башкаручы:

– Гриппка каршы вакцинаның бер зыяны да юк. Яңа эпидсезон башланырга да өлгермәде, сентябрьнең беренче атнасында республикада 8 меңнән артык кеше ОРВИ йоктырырга өлгерде инде. Гриппка каршы иммунитет формалашсын өчен, ким дигәндә, ике атна вакыт кирәк. Шуңа күрә гриппка каршы вакцина ясату өчен иң кулай вакыт август – ноябрь аралыгы.

Сорау – җавап

– Гриппка каршы вакцинаны ел саен ясатырга кирәкме?

– Нинди штаммнар булуына карап, вакциналарның составы гел үзгәреп тора. Шуңа күрә аны ел саен ясатырга кирәк.

– Нинди вакцина ясатырга?

– Күптән түгел Татарстанга гриппка каршы «Флю-М», «Ультрикс Квадри» һәм «Совигрипп» вакциналары кайтты.

Балаларга бу прививка нинди ешлыкта ясала?

– Алты айдан өч яшькә кадәрге балаларга вакцина ике тапкыр, зуррак балаларга, яшүсмерләр һәм зурларга бер тапкыр ясала.

– Вакцинаны кайда ясатырга?

– Прививканы үзегез беркетелгән хастаханәдә яки күчмә вакцинация пунктларында ясатырга була. Күптән түгел Казанның алты метро станциясе янында шундый күчмә вакцина ясау пунктлары эшли башлады. Алар сәгать иртәнге 7.30 дан кичке 7 гә кадәр эшли. Иң мөһиме – паспортыгыз янда булсын. Мондый күчмә вакцинация пунктлары сайлау участокларында да эшләячәк.

– Кемнәргә иң беренче чиратта ясатырга кирәк?

Алты айдан алты яшькә кадәрге балаларга, мәктәп укучыларына, йөкле хатын-кызларга, студентларга, яше алтмыштан узган өлкән кешеләргә, хроник чирләре булганнарга иң беренче чиратта гриппка каршы вакцина ясарга киңәш ителә. Бу төркемгә керүчеләр гриппны авырдан уздыра.

– Кемнәргә вакцина ясатырга ярамый?

– Йомырка аксымына аллергиясе булган кешеләргә гриппка каршы вакцина ясатырга ярамый. Бизгәк тотудан интеккән кешеләргә дә авыру чорында гриппка каршы вакцина ясату тыела.

САН

Татарстанда 25 ел эчендә грипп белән авыру 35 тапкыр кимегән. Узган ел республикада 1,9 миллион кешегә вакцина ясалган. Бу – барлык халыкның 49 проценты. Быел 300 меңнән күбрәк кешегә прививка ясалган. Республикада яшәүчеләрнең 60 процентына (2,4 миллион кеше) грипптан вакцина ясау күздә тотыла.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре