Кукмара
Кечкенә генә Төркәш авылы Кыш бабайдан зур бүләк алган – иске клублары төзекләндерелгән.
– 2026 елга шундый зур шатлык белән керәбез, – ди мәдәният йорты директоры Алия Җиһаншина. – Авылыбыз кечкенә булса да, өлкәннәр дә, мәктәп укучылары да бик актив. Клубта дистәгә якын түгәрәк эшли. Аеруча мәктәп балалары яратып йөри. Ә инде өлкәннәр спектакль-концертлар куярга бик хирыс. Ел саен яңа бер спектакль өйрәнәбез алар белән. Әле аны башка авылларда да куябыз.
Яңа йортка – яңа җиһазлар, аппаратура, уен кораллары да кирәк булган. Аларын исә иганәчеләр алып биргән.
– Мәдәният йортына өстәл, урындыклар, пәрдәләр, концерт киемнәре алып бирүне дә игелекле авылдашлар оештырды. Район җитәкчеләре дә хәерхаһлы булды. Мәдәният йорты, безнең җирлектә эшли торган «Вахит» колхозы рәисе дә матди ярдәм күрсәтте. Авыл уртасында бер дигән клубыбыз бар хәзер. Анда эшләү рәхәт. Барасы килеп кенә тора. Концерт куярга җырчылар чакыртырга да оят түгел.
Мөслим
Күбәк авылында яшәүче Илфира һәм Ирек Камаловлар бу көннәрдә салкыннан куркып тормаган, мәш килеп йорт тирәсендә кардан сыннар ясыйлар.
– Элегрәк, өйдә кечкенә балалар булгач, аларның күңелен күрә идек. Хәзер инде үзебезгә дә ошый, башкалар да безнең сыннар янында туктап, фотога төшәләр. Белгән эш булгач, авыр түгел инде ул. Без әле өебезне дә гирляндалар белән төреп куябыз. Ерактан бик матур булып, сихри йорт сыман күренеп тора, – ди Ирек абый. – Башкаларны сөендерүдән дә рәхәт хис юк. Хатыным белән ятим балалар алып үстереп, инде хәзер күбесенең сабыйларын сөябез. Тормыш шулай: балалар, оныклар, дип яшисең икән.
Мамадыш
Кече Кирмән авыл җирлеге башлыгы Хәсәнҗан Мөбарәкшин әйтүенчә, быел аларның мәдәният йортлары ремонтка ябылган. Шулай булса да, авыл халкы бәйрәмсез калмаячак. Яңа ел тамашасын мәктәптәге спорт залын бизәп үткәрәчәкләр.
– Авыл халкына бәйрәм кәефе өләшер өчен тырышабыз инде. Спорт залын бизәп куйдык. Мәктәпкә тышкы яктан гирляндалар да эләсе идек, салкыннар комачаулап тора. Әмма көннәр сындыргач, анысын гына куярбыз. Бик матур тамаша әзерләнә, лотерея да уйнатачакбыз. Мәктәп укучыларыныкы шушы көннәрдә узачак, – ди ул.
Чүпрәле
Кече Чынлы авылы халкы исә тырышып йорт тирәләрен бизи. «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Борис Гафуров инде биш ел «Иң матур бизәлгән йорт» бәйгесен үткәрә.
– Моннан биш ел элек Яңа ел кичендә авылны әйләнеп чыгарга булдым. Карыйм – бер генә өй каршында да бизәлгән чыршы юк. Бер миндә тора. Борчылдым мин моңа. Иртәгесен авыл җирлеге башлыгы, клуб мөдире, мәктәп директорын чакырттым. Һичьюгы 14 гыйнварга кадәр капка төпләрен бизәргә, бәйрәм кәефе кертергә куштым. Халык тыңлады. Икенче елны инде беренче урынга акчалата бүләк куйдым. Әкренләп авылдашлар җанланып китте. Капка төпләрен бизәүчеләр артты, – дип сөйли җитәкче. – Быел 500 мең сумлык чыршы кайтарттым. Аны кирәк кешеләргә бушлай тараттык. Бүләкне тагын да зурдан кубып куйдык. Җиңүчеләргә 1 миллион сум акча бирәбез, дидек. Сез күрсәгез иде бездәге матурлыкны! Төнге уникеләрдә көн саен авылны бер кат әйләнеп чыгам. Халык йокламый. Бөтен кеше нидер эшли. Шөкер, кары да әйбәт яуды. Сыннар да ясыйлар, чыршылар да бизиләр, әллә ниләр кыландырып куючылар да бар. Бер хикмәт инде. Авылга килеп керүгә әкияти дөньяга эләгәсең.
Борис Гафуров, приз фондын тагын да арттырмыйча булмый, ди.
– Бездә 500 дән артык йорт бар. Шуның 350 дән артыгы өен бизәп куйган. Арадан «иң-иң»нәрен сайлау җиңел булмаячак. Районнан комиссия килеп тә бәя бирәчәк. Төп җиңүче берәү булса, аннан тыш тагын урыннар да билгеләячәкбез, – ди ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез