Баласын сәламәтләндерергә теләгән ана: "Елаган чакларыбыз күп булды!"

Елаган чакларыбыз күп булды! Чаллыда яшәүче 13 яшьлек Зәринәнең әнисе Гөлназ Әхтәмова әнә шулай ди. Баласы өчен йөрәге бик әрни аның. Әмма өметен өзми. Бүген аларны өмет яшәтә.

– Кызымда тире авыруы. Бер яше тулып киткәч, тәненә миң кебек әйбер чыга башлады. Башта берничә генә иде. Тора-бара алар күбәйде. Мондый хәлне күргәнебез булмагач, куркып калдык. Баламны күтәреп табибларга йөгердем. Кермәгән ишегем калмады. Тик берсе дә кистереп сәбәбен әйтә алмады, – дип сөйли Гөлназ. – Бәргәләнсәм дә, кызымны ничек бар, шулай кабул итәргә өйрәндем. Нинди генә булса да, ул бит минеке! Кешедән ким булмасын, яшьтәшләреннән аерылмасын, дип кызымны балалар бакчасына йөртә башладым. Авыр булды. Бала-чага бит, кимсетүчеләр, үртәүчеләр булды. Елап кайта иде балам. Мәктәптә дә күз яшьләре күп түгелде.

Зәринәнең тәнендә уч-уч миңнәр үсә. Култык астына да күп чыккан булган алар. Балага хәтта кулын селкетү дә газапка әверелә.

– Бары бер табибның гына операция ясарга йөрәге җитте. Ул кызымның берничә миңен алды. Ул чакта тире алып кую кебек ысул булмагандыр инде, операция урынын тарттырып тегеп куйган иделәр. Ә менә башка урындагылар әле дә үрчи, – ди Гөлназ. – Алга таба нишләрбез инде. Табиблар, яман чир түгел, диләр. Әмма тора-бара миңнәрнең  меланомага әйләнеп кую ихтималы да бар. Кызым да үсмерлек чорына җитте. Бу хәлләрне бик авыр кичерә.

Гаиләдә тагын бер бала үсеп килә. Зәринәнең кечкенә энесенә дә катлаулы операция ясаганнар. Бөерләрендә чир барлыкка килгәч, кызына дигән акчасын улына тоткан алар.

– Гомерем буе акча җыйдык. Әти-әниләр ярдәме белән кызыма дип 1 миллион сум акча әзерләп куйдык. Әмма улыбызга кирәк булды. Хәзер инде чарасызлыктан җитмәгәнен кешеләрдән сорыйбыз. Бик оят булса да, башка чарам юк, – ди Гөлназ. – Санкт-Петербургта Зәринәнең миңнәрен алып, ул урынга яңа тире урнаштырырга риза булган клиника таптык. Берничә операциядән соң, кызыгыз бу хакта онытачак, диләр. Безнең шәһәрдән анда барып дәваланып кайткан кеше белән сөйләштек. Ул кеше дә күңелгә өмет өстәде. Матурлык өчен түгел, яман чиргә әйләнмәсен дип куркабыз. Санкт-Петербургта фатир яллап тору бик кыйммәткә чыга. Клиникадан еракка да китеп булмый, улымны да алып барам. Еш авыргач, янымда булсын, дим. Безгә тагын 600 мең сум акча кирәк. Мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорыйм. Кызымны бергәләп сәламәт һәм бәхетле итик әле!

Зәринә Галиевага ярдәм итәргә теләүчеләр әнисе Гөлназ Рамил кызы Әхтәмова исемендәге Ак Барс һәм Саклык банкы карталарына акча күчерә ала. Карталар 89375771350 номерына беркетелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре