Балтачта " Дулкын" бассейны ачылуга әле күп тә түгел, әмма анда шөгыльләнүчеләрнең саллы уңышлары байтак инде. Районара, республика күләмендә, хәтта Рәсәй күләмендә җиңү яулаучылар бар.
Декабрьның беренче көннәре Балтачның нәни йөзүчеләре өчен аеруча нәтиҗәле булган. Мәскәүдә үткән "Алтын боҗра кубогы" ярышларында
Әдилә Гарәфиева белән Мурад Гайнетдиновлар төрле стильләрдә дистәгә якын призлы урыннар алып, алтын, көмеш, бронза медальләр яулаган. Әти- әниләренә генә түгел, тренерлары Андрей Степановка да көтелмәгән зур бүләк ясаган алар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез