Балтач районы җитәкчеләре якташ студентлары белән очрашкан

2017 елдан бирле Балтач районы җитәкчеләре, язгы чорда югары уку йортларына барып, якташ студентлары белән очраша. Авыл хуҗалыгы, мәгариф, спорт юнәлешендә белем бирүче уку йортларында алар инде үз кеше. Ни дисәң дә, студентлар белән очрашып, сөйләшү, аралашу өчен ел да уку йортларына йөрүче район җитәкчеләре күп түгел. Апрель аенда гына район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов җитәкчелегендәге делегация КФУ, Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында укучы якташлары белән очрашкан.

- Без аларны районда яшьләр өчен булган мөмкинлекләр, хөкүмәт программалары, проектлар белән таныштырабыз, үзебезгә эшкә кайтырга чакырабыз. Алар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә. Әле бит мондый очрашу районда барлык студентлар белән бергә дә үткәрелә. Очрашу, күзгә- күз карап сөйләшүләр нәтиҗәсез калмый. Нәтиҗәсе булмаса, дәвам итмәс идек бит, - ди район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин. - Спорт һәм туризм университетында, мәсәлән, безнең районнан 36 егет- кыз белем ала. Барысы кайтмаса да, районга кирәк кадәр спорт тренерлары кайтыр дип ышанабыз. Моңа кадәр ел да безнең сафларга яшь белгечләр өстәлеп барды, дәвамлы гына булсын.
Башка тармак, юнәлешләрдә дә шуңа өметләнәләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре