Балтач районында туучылар саны арткан

Күп еллар буе Балтач районы демографик хәл буенча республикада беренче урыннарда барды, макталды, башкаларга үрнәк итеп күрсәтелде.

Әмма ковид балтачлылар күрсәткеченә дә үз төзәтмәләрен кертте. Соңгы өч елны алар да минус белән тәмамлады: туучылар үлүчеләргә караганда азрак булды. Бу җәһәттән, 2023 ел, ниһаять, өч ел буе көткән нәтиҗәне бирер кебек. Унбер айлык күрсәткечләр моңа өметләнергә нигез бирә. Унбер айда районда 318 бала туган( үткән ел бу сан 239), 313 кеше вафат булган ( үткән ел -349). Иң сөенечлесе: районда өченче, дүртенче балаларын алып кайтучылар арта, диләр. Декабрь ае бу күрсәткечләрне тагын да яхшыртыр дип көтәләр

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре