Ярышалар да, ярдәм дә итәләр.
2025 елның соңгы көннәрен изге гамәл - яудагыларның гаиләләренә утын әзерләүдә бердәм булып эшләгән Балтач район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре елның беренче көнендә спортта осталыкларын сынаган. "Дулкын" бассейнында үткән район хуҗалыклары җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары командалары белән йөзүдә ярышып, икенче урынны яулаганнар.
Инициативаны актив авыллар, авыл дип җан атучы якташлары күтәреп алган. Бөрбаш Сәрдегәне авылында зурлап Тау бәйрәме үткәрергә дә өлгергәннәр инде.
Танылган юмор осталары катнашкан бәйрәм күңелле ярышларга, җыр-биюләргә дә бай булган. Мичтә пешкән кайнар коймак белән дә сыйланганнар.
Ә бүген исә күптән түгел ачылган
боз сараенда хоккей буенча район турниры башланып киткән. Район газетасы призына 42 нче тапкыр үткәрелүче бу ярышлар районда иң мәртәбәле ярышларның берсе.
Бүген "Сабантуй" ял паркында гаиләләр, коллективлар өчен дә берьюлы ике зур чара үткәрелә. Иртәгә исә Балтач зиратында өмә планлаштырыла. Шул ук вакытта СВО дагыларга гуманитар ярдәм җыю да дәвам итә.
Боз сараенда исә һәркөнне йөзләгән кеше тимераякларда шуа. Сәгатьләр буе чиратта торып та, беренче барудан гына шугалакка керә алмаучылар бар. Шуңа күрә дә әлегә шуарга теләүчеләрне йөзәрләп, берәр сәгатькә генә кертергә мәҗбүрләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез