Соңгы көннәрдә генә Балтачтан ничәнче гуманитар ярдәм юлга кузгала инде. Бу юлы зур күләмдә төзелеш материаллары төяп озаттылар. Аны бүгенге көндә СВОда булган райондашлары – Нормабаш авылы егете сугышчан дусты белән бергә кайтып ала.
Волонтер Елена Вәлиева исә, ул кайтыр алдыннан, шәхсән үзенә генә атап та, гуманитар ярдәм җыюны оештыра. Тормышта болай да күп сынаулар кичкән, ярдәм итәр якыннары калмаган якташын, аның дустын зурлап кунак итә. Мәрхәмәтлекнең зуры, кечкенәсе юк, диләр. Бер-берсенә нык бәйләнеп, таулар күчерердәй көчкә әйләнә ала ул. Ил- җирләребезгә тизрәк иминлек килсен диеп теләп, чын ихластан кылганда бигрәк тә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез