Балтачның волонтер егетләре гуманитар ярдәм белән юлга кузгалды

Шушы көннәрдә Балтачның волонтер егетләре гуманитар ярдәм белән чираттагы ерак сәфәргә кузгалды. Гадәттә аларны «Ватан сакчылары паркы»ннан хәерле юллар теләп озаталар.

Бу юлы егетләргә хәер-фатиха бирергә килгән район башлыгы сүзен шушы изге эшкә өлешләре кергән волонтерларга, райондашларга рәхмәт сүзләре белән башлады.

– Кыска гына вакыт эчендә уртак тырышлык белән өч миллион сумга якын гуманитар ярдәм туплый алдык. Бу юлы егетләребезгә УАЗ машинасы, мотоцикл, квадрокоптер, рацияләр, машиналарга запас частьлар, дизель генераторы, төзелеш материаллары, зур күләмдә медикаментлар, коры ашлар, тәм-томнар, шәхси гигиена әйберләре җибәрәбез. Миллекләргә кадәр әзерләп китерүчеләр булды. Барыгызга да чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Алга таба да шулай бер-беребезне аңлап эшләргә язсын!

Гуманитар ярдәм буларак бирелгән Шевроле-Нива машинасын исә кыска вакытлы ялга кайткан райондашлары, танк ротасы командиры Илһам Шәрипов алып киткән. Аңа шулай ук рацияләр, дроннар өчен видеотапшыргычлар да бирелгән.

Бу күмәк игелектән мәктәп коллективлары да читтә калмаган. Укучылар, әти-әниләр, педагоглар 1 сентябрь көнне үк «Үзеңнекеләргә ярдәм ит!» акциясе кысаларында кирәк-яраклар, медикаментлар туплап, волонтерларга тапшырган.

Исегезгә төшерәбез, ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», — дип искәртте республика җитәкчесе.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре