Балтачта волонтерлар үзәге ачылды

Районның бөтен волонтерларын берләштерәчәк үзәк Балтач бистәсендәге " Факел" клубы базасында ачылган. Үзәккә үз проектлары белән активистлар да, ярдәмгә мохтаҗ кешеләр дә мөрәҗәгать итә алачак.

Үзәкне ачу тантанасында катнашып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов районда волонтерлар хәрәкәтенең көннән- көн киңрәк җәелүен, анда өлкәннәр дә, балалар да бик актив катнашуын билгеләп үтте. Үз куышлары булу аларга яңа мөмкинлекләр ачар, волонтерлар сафы тагын да артыр, игелекле гамәлләре белән күпләргә сөенеч, ышаныч бүләк итәрләр дип белдерде. Бу хакта район газетасы үз сайтында хәбәр итә

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре