Газетага язылу

Баш табибка – шәмәхә : медикларны төрле төсләрдәге киемнән йөртмәкчеләр

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, вазыйфасына карап, медикларга алты төс тәкъдим иткән.

Поликлиникалар һәм хастаханәләрдә медицина хезмәткәрләренең униформасына карата, вазыйфасы һәм һөнәри статусына карап, төрле төсләр тәкъдим иткәннәр. Медиклар даирәсе

Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән тәкъдимнәрне актив төстә карый башлаган да инде.

Алар кабул ителгәч, хастаханәдә кемнең кем икәнлеге бер карауда ук аңлашылачак: җитәкчелекне – шәмәхә, табибларны – куе яшел, шәфкать туташларын – сыек яшел төстәге киемнән йөртергә уйлап торалар. Җыештыручы, санитарларга – күзгә бәрелеп тормаган соры, администраторларга – күк төсендә кием тәкъдим итмәкчеләр.

Боларның барысы да бер максатны – сырхауларга  уңайлырак итүне, үзләренә кирәк хезмәткәрне киеменнән үк тану мөмкинлеге тудыруны күздә тота. Ләкин табиблар униформаның уңайлы булуына шикләнә. Сүз уңаеннан, 2022 елда Мәскәүнең медицина учреждениеләрендә бердәм форма кертелгәч, күп кенә табиблар киемнең синтетикадан эшләнүенә, аеруча эсседә аны киеп эшләве авыр булуына зарланган.

Хәзер мондый хәл кабатланмастыр, шәт. Ник дигәндә, медикларның дресс-коды буенча методик рекомендацияләрдә эш киеменең матур, зәвыклы тегелешле генә түгел, бәлки материалының нык, бөгәрләнми торган, һава үткәрә, тирләтми торган булырга тиешлеге дә күрсәтелгән.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре