10 март 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов ясалма интеллектны булдыру буенча ведомствоара комиссия оештырды
Татарстанда ясалма интеллект технологияләрен булдыру, үстерү һәм кертү мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия оештырылды. Тиешле указны ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
-
Җәмгыять
«Татарстанда – кыш» проектына һәм «Күрше» фестивалендә 4 миллионнан артык кеше катнашты
«Татарстанда – кыш» проектына һәм «Күрше» фестиваленә йомгак ясалды. Быел кыш Татарстан парклары, яр буйлары, ишегаллары бәйрәм һәм аралашу өчен бердәм мәйданга әверелде. Төрле форматтагы чараларда 4 миллионнан артык кеше катнашты.
-
Яңалыклар
Табиб ашказаны асты бизендәге көйсезлекләрдән котылу өчен иртән нәрсә ашарга икәнен аңлатты
Табиблар бавыр һәм ашказаны асты бизе эшендәге көйсезлекләргә бәйле чирләрне торган саен ешрак ачыклый.
-
Җәмгыять
Әти-әниләр социаль челтәрләр аша балалар бакчаларына тәрбиячеләр эзли
«Тәрбияче, кече тәрбияче табарга булышыгыз!» Бүген Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә яшәүче әти-әниләр социаль челтәрләрдә балалар бакчаларына үзләре хезмәткәрләр эзләү белән мәшгуль.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары Олег Аксютин белән очрашты
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Газпром» ГАҖ идарәсе рәисе урынбасары – Перспективалы үсеш департаменты башлыгы Олег Аксютин белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәр итте.
-
Яңалыклар
Табиб язын вируслардан ничек сакланырга кирәклеген сөйләде
Табиб-терапевт Андрей Звонков «Радио 1» белән әңгәмәдә язын иммунитетка югары йөкләнеш алган организмга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде.
-
Яңалыклар
Руфия Усманова 95 яшен каршылый
-
Яңалыклар
МАХ аша «больничный»ны табибка бармыйча гына ябарга мөмкин
Татарстанда МАХ мессенджерында яңа хезмәт эшли башлаган. Хәзер электрон «больничный» кәгазен поликлиникага кабаттан бармыйча гына ябарга мөмкин. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов әйтте.
-
Яңалыклар
МАХта бизнес өчен яңа мөмкинлекләр ачылачак
МАХ илкүләм мессенджерында бизнес өчен якын арада ук яңа мөмкинлекләр ачылачак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтте.
-
Яңалыклар
Начвин МАХ турында: «Куркынычсызлыкка бәйле сораулар күп туа»
Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтүенчә, МАХ мессенджерында куркынычсызлыкка бәйле сораулар күп туа.
-
Яңалыклар
Казан Кирмәнендә укытучылар өчен бушлай экскурсияләр узачак
15 март һәм 19 апрель көннәрендә белем бирү оешмалары укытучылары, җитәкчеләре һәм методистлары өчен бушлай экскурсияләр уздырыла.
-
Яңалыклар
Татарстан вузларында уку йортына МАХ ярдәмендә керүне тәэмин итмәкчеләр
Татарстанның югары уку йортларында МАХ илкүләм кушымтасы аша студентларның «цифрлы ID»сын, ягъни кәгазь документларга алмаш булдырмакчылар. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов әйтте.
-
Яңалыклар
Баш табибка – шәмәхә : медикларны төрле төсләрдәге киемнән йөртмәкчеләр
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, вазыйфасына карап, медикларга алты төс тәкъдим иткән.
-
Яңалыклар
Татарстанда 1,5 миллион кеше МАХтан файдалана
Соңгы мәгълүматларга караганда, Татарстанда яшәүче 1,5 миллион кеше МАХ мессенджерыннан файдалана. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин әйтте.
-
Яңалыклар
Бер ир-ат тәрәзәдән машина түбәсенә егылып төшкән һәм исән калган
Красноярск краенда бер ир-ат, тәрәзәдән сикереп, күпкатлы йорт янына куеп калдырылган машина түбәсенә килеп төшкән. Бу хакта «Российская газета» яза.