Балачагы бик авыр уза аның. Ярлы яшиләр, ачлыктан интегәләр. Аларны үлемннән алабута көлчәсе белән кычыткан ашы коткара. Мәктәпкә укырга да яланаяк бара ул.
Бөек Ватан сугышы башланганда Кәүсәриягә ун яшь була. Кечкенә куллары белән бөтен эшкә булыша. Утын да ташый, урагын да ура, сыерын да сава. Сугыштан соң, җиде сыйныфны тәмамлагач, кошчылык фабрикасында эшли башлый. 1952 елда Костромага китеп, текстиль фабрикасына урнаша. 1953 елда кияүгә чыга, ике кыз һәм ике уллары дөньяга килә. Кызганыч, бер улы һәм бер кызы яшьли вафат була аның.
Кәүсәрия апа ире үлгәннән соң, 1964 елда улы һәм кызы белән туган авылына кайта. Биредә дә кошчылык фабрикасына урнаша, лаеклы ялга чыкканнан соң биш ел дәвамында фабрикада эшләвен дәвам итә, аннары эшчеләргә төшке аш әзерли. Хезмәт белән тәрбияләнгән Кәүсәрия апа78 яшькә кадәр үз хуҗалыгында хезмәт куя, печән әзерли, мал-туар асрый.
Бүген ул кызы Сәрия тәрбиясендә яши. Аның дүрт оныгы һәм сигез оныкчыгы бар. Улы Рамай Казанда гомер итә. Кәүсәрия Нургатина тыл хезмәтчәне «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез