Газетага язылу

Әти-әниләр социаль челтәрләр аша балалар бакчаларына тәрбиячеләр эзли

«Тәрбияче, кече тәрбияче табарга булышыгыз!» Бүген Казан, Чаллы, Түбән Кама һәм Әлмәттә яшәүче әти-әниләр социаль челтәрләрдә балалар бакчаларына үзләре хезмәткәрләр эзләү белән мәшгуль.

Әти-әниләр социаль челтәрләр аша балалар бакчаларына тәрбиячеләр эзли

Кадрлар кытлыгы хакында җитәкчеләр дә белә, журналистлар да һәрдаим язып тора. Хезмәт хаклары күпмедер күләмдә ел саен арттырыла. Ләкин сабыйлар белән эшләргә теләүчеләр генә аз. Моның сәбәбе нәрсәдә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауга җавап эзләде.

Кешелекле булыйк

Хәзерге вакытта Татарстанның мәгариф системасында 77 меңгә якын педагогик хезмәткәр эшли, шуларның 32 меңнән артыгы мәктәп укытучылары булса, 14 меңе – тәрбиячеләр. Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенгә Татарстан балалар бакчаларында 611 тәрбияче һәм 912 кече тәрбияче җитми. Һәр балалар бакчасы бу проблеманы үзенчә хәл итәргә тырыша. Казанның Совет районындагы 135 нче балалар бакчасы мөдире Гүзәл Садыйкова тәрбиячеләрне радио һәм телевидениегә, газеталарга белдерүләр урнаштырып эзли. Белдерүне күреп килүчеләр дә юк түгел, ләкин эшкә урнашканнары да бер елдан китеп баралар икән. Мөдир әйтүенчә, 17 төркемнән торган балалар бакчасында бүген дә 2 тәрбияче, 3 кече тәрбияче җитми.

– Тәрбиячеләр ата-аналар белән эшләү авыр булганга китсә, кече тәрбиячеләрнең хезмәт хакы аз. Килеп эшләп карыйлар да, эшнең авырлыгын, акчаның аз булуын күргәч, китеп баралар. Бүгенгә кече тәрбиячеләр кулларына аена 35 мең сум акча ала. Бюджеттан тыш акчабыз булганда премияләр түләргә тырышабыз. Ел саен хезмәт хакы әзрәк булса да арта, ләкин бәяләр артыннан куып җитеп булмый әле. Кече тәрбиячеләр җитмәсә дә, бакчаны чиста тотабыз, ата-аналарны ярдәмгә чакырган юк. Теләкләре булганнар килеп, көзен, язын төркемне юып чыгарырга ярдәм итәләр. Бу очракта каршы килмибез. Хәзер иң авыры – балалар белән түгел, ә ата-аналар белән эшләү. Кайвакыт бүгенге әниләр бары тик таләп итә генә белә, дигән фикер туа. Көн буе балалар белән булган тәрбиячеләргә кешелеклерәк булсыннар иде, – диде Гүзәл Садыйкова.

Чаллыдан Лилия Яппарова, кече тәрбияче булып, балалары бакчага йөри башлагач урнаша. «Эшнең авырлыгына ияләнәсен, ләкин акча җитмәү интектерә. Ике баланы ялгызым тәрбияләгәч, хезмәт хакын ничек җиткерергә белми аптырый идем. Төркемгә йөргән бер бала чираттагы бәйрәмдә: «Лилия апа, сез бу күлмәкне 2 ел киясез инде», – дигәч, оялуымнан җир тишекләренә кереп китәрлек булдым. Хәзер «Алабуга» икътисадый зонасында эшлим. Хезмәт хаклары җир белән күк арасы инде. Балалар бакчасында кадрлар кытлыгын бары тик хезмәт хакларын арттырып кына хәл итеп була», – ди Лилия ханым.

Чират тормыйлар

Бакчада эшләргә кеше табу проблемасы зур калаларга гына кагыла, дип уйлап ялгышканбыз. Хәтта авылларда да балалар бакчалары мөдирләре кадрлар кытлыгы белән очраша икән. Әтнә районының Югары Бәрәскә авылы балалар бакчасы мөдире Филсинә Гатауллина әйтүенчә, алар булган хезмәткәрләрне күз карасыдай саклый.

– Бездә 31 баладан торган 2 төркем эшли. Бүгенгә тәрбиячеләр дә, кече тәрбиячеләр дә җитәрлек. Эштән китү турында әйтмәсеннәр, дип куркып йөрим. Берсе генә авырып китсә дә, кеше таба алмыйбыз. Балалар белән эшләргә авылда да чират торучылар юк, – ди Филсинә Гатауллина. Аның фикеренчә, барысы да хезмәт хакының аз булуына бәйле. Авыл җирлегендә тәрбиячеләр – 45 мең, кече тәрбиячеләр 25 мең сум хезмәт хакы алып эшли. «Җәй көне 38 ел стажы булган пешекчебезне лаеклы ялга озатсак, каян кеше табармын дип, бүгеннән үк кайгырам. Хуҗалык эшләре хезмәткәрен генә дә 7 ел буе эзләдем», – ди бакча мөдире.

Спас районы мәгариф бүлеге мөдире Алексей Ермилин үз чиратында: «Районда балалар бакчаларында тәрбиячеләр дә, кече тәрбиячеләр дә җитәрлек, бездә башка проблема, бакчаларга мөдирләр табу авыр», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, бүген бакча мөдирләренең хезмәт хаклары тәрбиячеләрнекеннән дә әзрәк икән. «Тәрбиячеләр якынча 45 мең сум алган вакытта, бакча мөдирләренә 30 мең сум хезмәт хакына эшләп йөрергә туры килә. Моннан тыш аларга педагогик стаж каралмаган, бу өстәмә авырлыклар тудыра. Ташламалар белән дә кызыксындырып булмый», – диде Алексей Ермилин.

Яшьләр кызыкмый

Башкаланың Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнары мәгариф бүлегенең кадрлар белән эшләү буенча баш белгеч Гөлназ Шакирова: «Бу өлкәдә кадрлар кытлыгы соңгы берничә елда бигрәк тә ачык сизелә башлады. Яшьләр, тәрбияче булырга укып чыгып та, балалар бакчасына килеп эшләргә ашкынып тормый. Килгәннәре дә бер ел эшләгәннән соң китә һәм үзләрен башка өлкәләрдә сынап карый. Балалар бакчасында ныклап эшләгән тәрбиячеләр – өлкән яшьтәге пенсионерлар, дип әйтеп була. Барысы да ата-аналар белән эшләүнең көннән-көн авыр булуына һәм хезмәт хакының, эш күләменә караганда аз булуына кайтып кала», – дигән фикер җиткерде.

Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә яшәүче Миләүшә Шакирова фикеренчә, кеше җитмәгәч, башкаларга күбрәк эшләргә туры килә. Ә моның аркасында балаларга игътибар җитмәскә мөмкин. «Кече тәрбияче булмаган очракта тәрбияченең эше бермә-бер арта. Аңа балалар белән дә шөгыльләнергә, төркемдә чисталык та булдырырга, балаларны ашатырга һәм савыт-саба юарга да туры килә, – ди өч бала анасы. – Кызым йөри торган төркемдә дә күптән кече тәрбияче юк. Тәрбияченең арганлыгы йөзенә чыккан, ул да эштән китә күрмәсен, дип борчылабыз. Балалар өчен җавап бирүчеләрнең хезмәт хакы иң югарысы булырга тиеш».

Сүз уңаеннан, баланы 12 сәгатьлек балалар бакчасына йөрткән өчен ата-аналар түләве бу елның гыйнварыннан 4 187 сумга (3 яшькә кадәрге балалар өчен) һәм 4 510 сумга (3 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен) җитте. Түгәрәкәр өчен ата-аналар аерым түли.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре