Газетага язылу

МАХсус безнең өчен: ​​​​​​​Татарстанда 1,5 миллион кеше «МАХ»тан файдалана

Татарстанда 1,5 миллион кеше «МАХ»тан файдалана. Максатлар тагын да зуррак: рәсми саннардан күренгәнчә, республикада 2,9 миллион кеше интернет белән эш итә. Ул арада илкүләм мессенджерда яңа хезмәтләр дә барлыкка килгән. Аерым алганда, хәзер табибка юл кыскарачак. «МАХ»ны тагын нинди үзгәрешләр көтә? Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

МАХсус безнең өчен: ​​​​​​​Татарстанда 1,5 миллион кеше «МАХ»тан файдалана

Узган елның сентябреннән бирле республикада илкүләм МАХ мессенджерыннан файдаланучылар саны ун тапкыр арткан.

– Бүген Татарстанда яшәүче 1,5 миллион кеше «МАХ»тан файдалана. Бу – теркәлүчеләрнең гомуми саны. Мессенджердан көн дә файдаланучылар – якынча 300–400 мең кеше, – диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин.

Аның сүзләренә караганда, заманасына күрә МАХ мессенджерында куркынычсызлыкка бәйле сораулар да күп туа. «Бу мессенджерга Дәүләт хезмәтләре порталы аша гына кереп була. Ягъни телефон номеры гына җитми. Моннан соң үзегез уйлап тапкан пароль дә урнаштырырга кирәк. Шуңа күрә куркынычсызлык мәсьәләсендә бернинди сорау туарга тиеш түгел. МАХны Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка беркетү мәгълүматларны саклау өчен эшләнә», – диде министр.

Алга таба «МАХ»тан файдаланучы студентлар саны да артмагае. Татарстан вузларында уку йортына МАХ ярдәмендә керүне тәэмин итмәкчеләр. Сүз цифрлы ID, ягъни кәгазь документларга электрон алмаш турында бара. Электрон студент билеты, кыскасы. Хәзерге вакытта яңа система республикадагы тугыз вузда тәҗрибә рәвешендә эшли.

Электрон документ хуҗаларын театр, циркларда да көтәләр.

– Республиканың барлык мәдәният учреждениеләрендә электрон документны кабул итү өчен мөмкинлекләр бар, – диде Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова.

Ул республикада 22 февральдән 1 мартка кадәр узган «Культура по МАХимуму» акциясе нәтиҗәләре турында да әйтте. Әлеге чара кысасында ташламага ия булучылар МАХтагы цифрлы ID аша музей, театрларга ташлама белән яки бушлай йөри алды. Ике атна эчендә республикада яшәүче 5984 кеше әлеге мөмкинлектән файдаланган. Сәнгать яратучылар күбрәк (акциядә катнашучларның 45 проценты) мәдәният йортларына килгән. Һәр дүртенчесе театрга барган. Китапханәләргә исә 15 проценты туры килгән.

Республикада МАХ аша бизнес өчен дә яңа мөмкинлекләр ачылыр дип көтелә. «Бу үзенә күрә бер кечкенә кушымта булачак, дип уйлыйбыз. Мәсәлән, бүген чәчтарашханәгә язылу өчен, анда шалтыратырга, акча түләгәндә башка төр хезмәтләрдән файдаланырга кирәк. Киләчәктә боларның барысын да МАХ аша гына эшләп булачак», – диде Илья Начвин. Аның әйтүенчә, бу – кече һәм урта бизнес өчен файдалы тәкъдим. «Чөнки товар яки хезмәтләргә бәйле бөтен эшне дә бер урында башкарып булачак», – диде ул. Министр сүзләренә караганда, алга таба илкүләм мессенджер аша акча күчерү эшен дә җайга салмакчылар.

Ә менә авыруларның хәле, дөресрәге кат-кат табибка йөрүгә бәйле мәшәкатьләре кимегән инде. Хәзер республикада МАХ аша электрон «больничный» кәгазен поликлиникага кабаттан бармыйча гына ябарга мөмкин.

– Эш тәртибе болай: пациентны кабул итү барышында табиб киләсе очрашуны дистанцион рәвештә генә үткәрү мөмкинлеген хәбәр итә һәм «МАХ»та телемедицина консультациясе билгели. Шул рәвешле табиб һәм пациент арасында видеоочрашу көне һәм вакыты раслана. Аңа кадәр 24 сәгать һәм 15 минут алдан авыруга бу хакта хәбәр киләчәк. Тиешле вакытта кесә телефонына килгән сылтама буенча узып, табиб белән онлайн очрашасы гына кала, – дип сөйләде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов.

Тәҗрибә рәвешендәге әлеге эшне Казанның 7 нче номерлы хастаханәсе базасында оештырып караганнар. Табиблар 2,5 мең онлайн очрашу үткәргән. «Видеоэлемтә аша очрашу табиб билгеләгән очракта гына үткәрелә. Пациент мөстәкыйль рәвештә табиб белән элемтәгә керә, ягъни беренче булып шалтырата алмый. Шулай ук, табибтан медицина учреждениесендә мондый мөмкинлек булу-булмау турында да алдан белешергә киңәш итәбез», – диде министр урынбасары.

Сәламәтлек саклау тармагында «МАХ»ның тагын бер яңа мөмкинлеге – мессенджер аша поликлиникага беркетелеп була. Табибларга бетмәс-төкәнмәс чиратлар да кимер, бәлки. Брифингта хәбәр итүләренчә, бу ел ахырына кадәр республикада түләүле юллар өчен дә МАХ аша түләү мөмкинлеге булдырылачак. Шулай ук мессенджерда бакчачылар төркемнәре дә төземәкчеләр. И-и, күрәселәр бар әле!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре