Эш эзләүчеләр һәм бер урында таптанырга яратмаучылар өчен дәүләт хисабына уку мөмкинлеге барлыгын истән чыгармыйк. Быел да программа дәвам итә. Аңа кергән һөнәрләр исемлеге 186 гә җиткән.
Фаразларга карап
Хәтерләсәгез, 2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Кадрлар» илкүләм проекты эшли башлады. Ул 2030 елга кадәр гамәлдә һәм Россия халкына бушлай өстәмә һөнәри белем алырга мөмкинлек бирә. Бу проект кысасында түләүсез уку өчен һөнәрләр исемлеге ел да үзгәреп тора. Быел аңа хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган 186 белгечлек кертелгән. Махсус хәрби операция ветераннары өчен исемлек өстәмә рәвештә 27 юнәлешкә киңәйтелгән. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков журналистлар белән аралашкан вакытта һөнәрләр исемлегенә хезмәт базары ихтыяҗларының җиде еллык фаразы нигезендә төзәтмәләр кертелгәнлеген әйтеп узган иде.
Тикшерүләрдән күренгәнчә, хәзер хезмәт базарында автомеханик, автобус, йөк автомобиле, трамвай һәм троллейбус йөртүчеләр, төрле машина һәм механизмнар машинистлары, механизатор, агроном, ветеринар, тегүче, пешекче, эретеп ябыштыручы, шәфкать туташы, тәрбияче, социаль хезмәткәрләр җитми. Кытлык IT белгечлекләр арасында да күзәтелә. Шуңа да теләге булганнар, әлеге белгечлекләр буенча белем туплап, эшкә тотына ала.
Бу программа нигезендә кемнәр һөнәрле була ала? Түләүсез укуга 50 яшьтән өлкәнрәк гражданнар, пенсионерлар, шулай ук лаеклы ялга чыгарга берничә ел вакыты калган кешеләр, 3 яшькә кадәрге балалары белән декрет ялындагы хатын-кызлар һәм ир-атлар, 7 яшькә кадәрге балалары булган эшкә урнашмаган хатын-кызлар, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, бүген эш урыны булмаганнар, шул исәптән эшләүчеләр дә, рәсми рәвештә эшсез дип танылганнар, урта һөнәри яки югары белемнәре булмаган 35 яшькә кадәрге кешеләр дәгъва итә ала.
Ихтыяҗ бар
Татарстанның «Россиядә эш» кадрлар үзәге директоры Тимур Муллин әйтүенчә, быел сигез ай эчендә республикада йөк автомобиле йөртүчесе, пилотсыз һава судносы инструкторы, станок һәм слесарь эшләре контролеры, шәфкать туташы, пешекче, тегүче кебек һөнәрләр буенча 4 меңнән артык кеше белем алырга өлгергән.
– Программа белән бигрәк тә пенсия яшенә җитүчеләр, бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар, инвалидлар, махсус хәрби операция ветераннары кызыксына. Яңа һөнәр үзләштергән 3347 кешене эшкә урнаштыруга ирештек. Ихтыяҗ бар. Бигрәк тә өлкән яшьтә булганнарның укырга атлыгып торуы куандыра. Алар яңа һөнәр үзләштерергә курыкмый, – ди Тимур Муллин.
Алия Шәфыйкова декрет ялында тегүче курслары узып куйган. Үзе элек сәүдә өлкәсендә эшләгән булган.
– Кечкенә бала белән кибеткә эшләргә чыга алмавым көн кебек ачык. Шуңа да өйдә утырганда башка һөнәр үзләштерергә булдым. Элек тә тегү белән кызыксына идем. Башта төрле курсларны карадым. Кыйммәт тоелды. Бу программа хакында Мәшгульлек үзәгендә эшләгән танышым әйтте. Уку тәмамланганнан соң алар эш тә тәкъдим иткән иде. Ләкин әлегә балам кечкенә булганлыктан, өйдә генә эшләп карарга булдым. Өй төркемнәренә белдерү калдырдым. Зур заказларым бар дип әйтә алмыйм, чалбар кыскарту, пәрдәләргә тасма тегеп бирү кебек эшләр булгалап тора, – ди Алия Шәфыйкова.
Эшне нәрсәдән башларга?
Тимур Муллин укырга теләге булганнарга беренче эш итеп Дәүләт хезмәтләре порталына кереп, шәхси кабинет аша «Россиядә эш» порталында теркәлү узарга киңәш итә.
«Мәгариф программалары» бүлегендә укыту программасын сайлаганда инде булган белем һәм күнекмәләрегезне дә күрсәтергә онытмагыз. Үзегез турында тулы мәгълүмат калдырып, гариза тутырырга кирәк. Гариза биргәннән соң өч эш көне эчендә Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Үзегез белән паспорт, белемегез турында документлар булырга тиеш. Кайсы һөнәрнең сезгә туры килүен аңлау өчен, Мәшгульлек үзәгендә консультация һәм махсус тест үткәрелә. Җавап 7 эш көне эчендә бирелә. Кеше бушлай программа буенча 2021 елда һәм аннан соң белем алган булса, гаризаны кире кагарга мөмкиннәр. Баш тарту өчен тагын бер сәбәп – сайланган белгечлек өчен булган белемегез җитмәү. Бу очракта башка һөнәрне сайлау яхшырак. Онытмагыз, бушлай белем алу мөмкинлеге бер тапкыр гына бирелә.
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләвенчә, ел саен республикада яшәүче 7,6 меңнән артык кеше «Кадрлар» илкүләм проекты ярдәмендә бушлай белем ала. Министр проект кысасында 300 дән артык һөнәргә укыту программалары эшләвен билгеләп узды. «Гади эшсезләр генә түгел, хәрби операциядә катнашучылар да әлеге программаларда укып чыга, кемдер яңа эшкә күчә, кемдер үз эшенә яңа белгеч булып кайта», – ди Эльмира Зарипова.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез