Алар өчен имтихан уздыруның 11 урыны оештырылган. Шулай ук медицина күрсәткечләре буенча мәктәпләрдә имтихан тапшыра алмаучы укучылар өчен өйдә биш урын әзерләнгән. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сөйләде.
Барлыгы быел дәүләт йомгаклау аттестациясен тугызынчы һәм унберенче сыйныфларны тәмамлаучы 23 меңләп укучы узарга тиеш. Имтихан кампаниясен оештыру өчен Казанда Бердәм дәүләт имтиханын тапшыручыларга – 28, ә Төп дәүләт имтиханын бирүчеләргә 61 урын әзерләнгән. Моннан тыш, махсус шартларга мохтаҗ балалар өчен өйдә имтиханнар уздыруга 64 пункт булдырылган. Җитди сәбәп аркасында имтиханга килә алмаучылар өчен өстәмә көннәр каралган. Шулай ук Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме буенча чыгарылыш сыйныф укучылары бер фәннән имтиханны кабат 8 һәм 9 июльдә тапшыра алачак.
Ирек Ризванов искәрткәнчә, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларга аттестат алу өчен дүрт имтиханны: рус телен, математика һәм сайлаган ике фәнне уңышлы тапшырырга кирәк.
– Быел тугызынчы сыйныф укучыларының бер өлеше яңа тәртип буенча сынау уза. Татарстан урта һөнәри белем алу мөмкинлеген киңәйтү буенча экспериментта катнаша. Көллиятләргә һәм техникумнарга керергә планлаштыручы чыгарылыш сыйныф укучылары бары тик ике мәҗбүри имтихан тапшыра – рус теле һәм математикадан. Хәзерге вакытта бу мөмкинлектән 784 укучы файдаланды, – диде Ризванов.
Урта гомуми белем турында аттестат алу өчен 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларга рус телен, база яки профиль дәрәҗәсендәге математиканы уңышлы тапшырырга кирәк. Өстәмә фәннәр сайлау барышында укучылар арасында җәмгыять белеме һәм информатика фәннәре аеруча популяр булып тора. Мәгариф идарәсе җитәкчесе сүзләренчә, «Укуда аерым уңышлар өчен» медаленә дәгъва кылучы чыгарылыш сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелә. Быел бүләккә 1279 унберенче сыйныф укучысы дәгъва итә. Шуларның 718е – беренче дәрәҗә, 561е икенче дәрәҗә медаль алыр дип көтелә. Узган ел белән чагыштырганда беренче дәрәҗә медальгә дәгъва итүчеләр саны – 12, икенче дәрәҗәгә 8 процентка арткан.
– Имтихан кампаниясе барышында иминлеккә һәм оештыруга да аерым игътибар бирелә. Барлык имтихан үткәрү пунктлары Эчке эшләр министрлыгының кинология хезмәтләре тарафыннан тикшерелә. Дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруга 10 меңгә якын мәгариф системасы хезмәткәре җәлеп ителә. Оештыручылар һәм техник белгечләр өчен алдан ук укыту семинарлары һәм тренинглар уздырылды. Мәктәпләрдә шулай ук имтиханнарда катнашучыларга психологик ярдәм күрсәтүгә дә игътибар бирәләр, – диде Ризванов.
«Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарын уңышлы тапшыруларын телибез. Укытучылар исә балаларга барлык кирәкле шартларны тәэмин итәргә тиеш. Кирәгеннән артык тикшереп укучыларны куркытырга ярамый. Аңлашыла, шпаргалкалар булмасын өчен тикшерергә дә кирәк, әмма шулай да биредә алтын урталык булырга тиеш. Алтын һәм көмеш медальләргә дәгъва кылучыларның барысына да имтиханда тагын бер кат үзләренең моңа лаеклы булуларын күрсәтергә чакырам», – дип билгеләп үтте Казан мэры Илсур Метшин.
Имтиханнар тәмамланганнан соң, чыгарылыш укучыларын тагын бер мөһим адым көтә – югары уку йортларына керү. Югары уку йортларына кабул итү кампаниясе 20 июньдә старт ала.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез