Газетага язылу

«Бердәм Россия» партиясе Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 100 тонна ярдәм озатты

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге әзерләгән чираттагы ярдәм Ватанны саклаучылар көненә бүләк булып барачак.

«Бердәм Россия»  партиясе Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 100 тонна ярдәм озатты
автор фотосы

Аны озатуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең төбәк бүлеге сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин,  Россия Герое, генерал-полковник Александр Лапин катнашты. –  Без бүген 35 нче тапкыр Россиягә кушылган яңа шәһәрләр өчен гуманитар ярдәм җибәрәбез. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучы якташ егетләр өчен дә кирәк-яраклар җыелды. Егетләрне игьтибарыбыз белән сөендерербез дип уйлыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

– Гуманитар йөккә дарулар, кием-салым, тәрәзәләр, төзелеш материаллары, техникалар, җылыткычлар, азык-төлек тутырылган. Александр Лапин

– Лисичанскны азат итүдә катнашкан кеше. 650 мең кеше яшәгән шәһәрне алу җиңел булмады, ди ул. – Безгә һөҗүм итмичә генә шәһәрне азат итү бурычы куелды. 14 көн эчендә без моны эшләдек. Әле тагын Лисичансктан кала 12 торак пунктын азат иттек. Ә соңыннан исә мин бу шәһәрне яраткан Казаныма шефлыкка бирелгәнен белдем, – ди Россия Герое.

– Азат ителүнең беренче көнендә үк анда яшәүчеләр белән күрештем. Берничә көннән Татарстаннан ярдәм килде. Без иң элек ипи пешерә торган заводны эшләтеп җибәрдек. Беренче чиратта якташларымнан он алып килүне сорадым. Без ике айдан артык  ипи күрмәгән халыкка аны пешереп ашаттык. Анда яшәүчеләрне тиз арада табиблар тикшерде. Ике ай буена катлаулы авырулардан интеккән кешеләр бар иде. Без аларның барысына да ярдәм итәргә тырыштык. Ярдәмне “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре алып барып тапшырачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре