«Бердәм Россия»нең Татарстандагы бүлеге партия Съездына барачак делегатларны сайлады

Бүген Казанда “Бердәм Россия”нең Татарстандагы төбәк бүлегенең XXXVII конференциясе узды. Җыелышта партиянең 14 декабрьдә Мәскәүдә узачак XXII Съездына барасы делегатлар билгеле булды.

Исемлектәге 13 кешедән тыш, Съезд делегатлары булып Татарстан Рәисе, партиянең Югары Советы Бюросы әгъзасы Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия”нең төбәк бүлеге секретаре, партиянең Югары Советы әгъзасы Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры, партиянең Генераль советы әгъзасы, Апас районы башлыгы урынбасары, партиянең төбәк сәяси советы әгъзасы Ленар Хантимеров, республика парламенты депутатлары Рәсим Баксиков белән Марат Галиев санала. Татарстаннан партия Съездында барлыгы 23 кеше катнашачак.

“Халыкка хезмәт итә торган кешеләрне сайлап алдык. Дөньяда катлаулы вазгыять хөкем сөрә. Төбәкләргә, шул исәптән Татарстанга карата санкцияләр кертелде. Әмма республика барыбер актив эшли, халыкара чаралар оештыра, – диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, партиянең Татарстандагы төбәк бүлеге җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин. – “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлеге җирлекләрдә һәр кеше белән уртак тел табып эшли. Без үз эшчәнлегебез хакында Мәскәүдә дә сөйләрбез дип торабыз. Үз тәҗрибәбез белән уртаклашасы килә. Партияләр күп, әмма безнең партия – ныклы, таянычлы ул”.
Конференциядә район һәм шәһәрләрдәге иң яхшы депутат берләшмәләрен бүләкләделәр һәм партиянең яңа әъзаларына таныклык тапшырдылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре