Газетага язылу

Беренче «КамАЗ» чыгуга – 50, Чаллыга – 400 ел: автокала ничек яши?

Беренче «КамАЗ» чыгуга – 50, Чаллыга – 400 ел. 2026 ел – автокала өчен зур юбилейлар елы. Шәһәрнең «туган көн»ен 22 августка билгеләсәләр, бу атна башында КАМАЗ кунаклар җыйды. Автокала ничек яши? Шәһәрнең бәйрәмле-эшле бер көнен тәкъдим итәбез.

Беренче «КамАЗ» чыгуга – 50, Чаллыга – 400 ел: автокала ничек яши?
rais.tatarstan.ru

Чаллыда бер көндә берничә чара үтте. Аларда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Очрашу вакыты очраклы гына түгел. Шәһәр советының хисап сессиясендә Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ коллективын һәм автокалада яшәүчеләрне беренче йөк машинасын чыгаруга 50 ел тулу белән котлады. Ул компаниянең сәнәгатьне һәм илнең технологик лидерлыгын үстерүдәге ролен аерым билгеләп үтте.

– Бүген КАМАЗ – Россиянең иң зур автомобиль корпорациясе, дөнья күләмендә авыр йөк машиналары җитештерүчеләрнең беренче егермелегенә керә, үзебезнең илдә йөк машиналары, автобуслар, электр һәм пилотсыз автомобильләр җитештерүдә әйдәп баручы булып тора, илнең оборона сәләтен ныгытуга зур өлеш кертә, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, предприятиенең барлыкка килүе шәһәр тарихы өчен дә бик мөһим. «КАМАЗ төзелеше турында карар кабул ителү кечкенә генә шәһәрдән зур индустриаль үзәккә әверелгән Чаллы өчен хәлиткеч булды. Шәһәр һәм автогигантның тарихы аерылгысыз», – диде Татарстан Рәисе.

1960 нчы еллар ахырында СCCРда йөк автомобильләренә ихтыяҗ бик нык арта. ЗиЛ һәм ГАЗ гына әлеге ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерә алмый. «Чит илләр бездән йөк автомобильләре таләп итте, ә алар илдә аз, үзебезгә дә җитәрлек түгел иде», – дип искә алган интервьюларның берсендә ул елларда СССР автомобиль сәнәгате министры урынбасары вазыйфасын башкарган Лев Васильев. Соңрак ул тарихка КАМАЗның беренче генераль директоры буларак та кереп кала. Ил Хөкүмәте йөк машиналары җитештерү өчен гигант завод төзергә карар кыла. Лев Васильев әйтүенчә, шәһәрләрләргә төзелеш урыны өчен көрәшергә дә туры килә. Барлыгы 70 территория тәкъдим ителгән. Чулман елгасы буендагы кечкенә генә Чаллы шәһәрен сайлап алалар. Серияле тәүге «КамАЗ-5320» йөк машинасы конвейердан 1976 елның 16 февралендә төшә.

Шәһәр бүген дә республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертә. Тулай төбәк продукты күрсәткече буенча Чаллы Татарстанда өченче урында тора. Әлеге күрсәткеч 550 миллиард сумнан артып киткән. Шәһәрдәге барлык сәнәгать продукциясенең яртысы диярлек КАМАЗда җитештерелә. Татарстан Рәисе үз чыгышында кече һәм урта бизнесны үстерүнең әһәмиятен дә билгеләп үтте. Татарстан буенча кече һәм урта эшкуарлыкның өлеше 24,3 процент булса, Чаллыда ул – 34,1 процент. «Чаллы икътисадка лаеклы өлеш кертә. Алгарышлы үсеш территориясен, КИП-Мастер, «Haier», IT-паркны билгеләп үтәргә кирәк. Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәткечләрен саклап калырга кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов. Өстенлекле юнәлешләрнең берсе – җәмәгать транспортын үстерү. Шәһәрдә яшәүче һәр икенче кеше җәмәгать транспортыннан файдалана. Соңгы елларда автокалада уртак тырышлык белән автобуслар паркын яңарттылар.

Татарстан Рәисе Чаллыдагы медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итүгә дә игътибарны арттырырга кушты. Бу хакта ул шәһәр мэры Наил Мәһдиевнең 5 нче шәһәр хастаханәсенең яңа бинасын төзү турындагы үтенеченә җавап биргәндә әйтте. «Кадрларсыз хастаханә төзеп булмый. Республика күләмендә табиблар белән тәэмин итү күрсәткече якынча 72 процент булса, сездә – 63 процент. Шәфкать туташлары белән тәэмин итү күрсәткече – 84 процент диярлек, ә сездә – 75 процент. Сәламәтлек саклау министрлыгына да, шәһәр мэриясенә дә бу мәсьәләне игътибарга алырга кирәк», – диде Татарстан Рәисе. Чаллыда сәламәтлек саклау инфраструктурасын яңарту юнәлешендә шактый эш башкарылса да, халык арасында медицина хезмәте күрсәтүдән зарланучылар елдан-ел арта, диделәр хисап сессиясендә.

Шулай ук җәмәгать тәртибе һәм куркынычсызлык мәсьәләсенә дә тукталдылар. «Узган ел шәһәрдә җинаятьчелеккә бәйле вазгыять, тулаем республика буенча кебек үк, тотрыклы булып калды. Шул ук вакытта безне балигъ булмаганнар арасында хокук бозу очракларының артуы борчый. Имин булмаган гаиләләрне һәм законсыз гамәлләр кылырга мөмкин булган яшүсмерләрне алданрак ачыклау буенча чараларны, җинаять кылган өчен җаваплылык турында аңлату эшләрен көчәйтергә кирәк», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәм бүләкләрсез дә булмый. Юбилей уңаеннан, КАМАЗда йөк автомобильләре өчен мостлар җитештерү заводын ачтылар. Предприятие К3 һәм К5 нче буын автомобильләр өчен катлаулы агрегатлар җитештерәчәк. Проектка инвестицияләр күләме – 6,5 миллиард сум. Шул исәптән 5 миллиард сумын Сәнәгатьне үстерү фонды биргән. Тантаналы чарада катнашкан Россия Премьер-министры беренче урынбасары Денис Мантуров әйтүенчә, бу – Россия Хөкүмәте, Татарстан җитәкчелеге, предприятие һәм Сәнәгатьне үстерү фондының уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. «Яңа җитештерү К5 нче буын йөк машиналары өчен импортка алмаш булачак. Шунысы да мөһим: аның барлык компонентлары үзебезнеке. Димәк, автомобиль индустриясенең флагманы технологик суверенитетка таба юлын дәвам иттерә», – диде ул. «Ростех» башлыгы Сергей Чемезов әйтүенчә, КАМАЗ илнең технологик лидеры булып тора. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, предприятиегә ярдәм, яңа проектларны тормышка ашыруда теләктәшлек күрсәткәннәре өчен Россия Президентына, ил Хөкүмәтенә, «Ростех»ка һәм Сәнәгатьне үстерү фондына рәхмәт белдерде. «Бүген яңа завод ачабыз. Өр-яңа станоклар, алдынгы технологияләр. Завод коллективына аерым рәхмәт. Без бергә яңа җиңүләргә барабыз», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов юбилей уңаеннан биредә үк узган тантаналы чарада белдергәнчә, автогигант тарихында катлаулы вакыйгалар күп булды. «Искәртеп үтәсем килә: республика һәм аның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәрвакытта да предприятие эшчәнлегенә игътибар бирде һәм кирәкле барлык ярдәмне күрсәтте. Моның нәтиҗәсендә, шулай ук, завод хезмәткәрләренең көндәлек тырыш хезмәте ярдәме белән, барлык кыенлыкларга да карамастан, без үзенчәлекле сәнәгатьне саклап кала алдык», – диде ул. Татарстан Рәисе әйтүенчә, завод йөзләрчә мең кешене уңайлы торак белән тәэмин итте, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр, мәдәният, спорт һәм ял объектлары төзелде. Чаллы 30 мең кешелек бистәдән Татарстанның иң зур шәһәрләренең берсенә һәм илнең машина төзелеше үзәгенә әверелде. Рөстәм Миңнеханов КАМАЗга махсус хәрби операция максатларын һәм бурычларын үтәүгә бәйле эшчәнлеге, СВОда катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүләре өчен дә рәхмәт белдерде.

Шәһәр сессиясе утырышында Чаллының 400 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган төп чараның кайчан узачагы да билгеле булды. Юбилей 22 августка билгеләнгән. Исегезгә төшерәбез: 2024 елда Россия Президенты Владимир Путин беренче «КамАЗ» йөк автомобилен чыгаруга – 50 ел, Чаллыга 400 ел тулуны бәйрәм итү тәкъдимен хуплады. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Денис Мантуров җитәкчелегендәге оештыру комитеты расланды. Чаллыда аның чираттагы утырышы узды.

Россия Президенты Владимир Путин КАМАЗ коллективын Россия Федерациясенең «Хезмәттәге уңышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләү турындагы Указга кул куйды. Дәрәҗәле бүләк предприятиенең илнең машина төзелешен үстерүгә керткән өлеше, яңа махсус техника булдыруы һәм югары җитештерү күрсәткечләре өчен бирелде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре