Газетага язылу

«Без эшлибез»: Татарстан Министрлар Кабинетында АСЕАН саммитына йомгак ясадылар

Татарстанның халыкара чаралар үткәрүдәге тәҗрибәсе, Казан халкының сабырлыгы һәм ике ай вакыт. Татарстан Министрлар Кабинетында башкалада узган Россия – АСЕАН саммитына нәтиҗә ясадылар.

«Без эшлибез»: Татарстан Министрлар Кабинетында АСЕАН саммитына йомгак ясадылар

Татарстан Премьер-министры урынбасары – Татарстан Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров йомгаклау сүзен рәхмәттән башлады. Ул саммитны үткәрү барышында шәһәр урамнарын вакытлыча ябып торуга бәйле уңайсызлыкларны аңлап кабул иткәннәре өчен Казан халкына Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән рәхмәт әйтте.

– Татарстанда яшәүче һәркем чараны уңышлы уздыруга ышанды. Аңлашыла, безнең тәҗрибәбез бик зур, аңлашыла, күптән түгел БРИКС саммитын үткәрдек, аңлашыла, безнең команда бердәм, әмма мондый һәр халыкара вакыйга кыенлыклар да алып килә, – диде Шамил Гафаров.

Вице-премьер әйтүенчә, Россия – АСЕАН саммитын оештыру белән БРИКС саммитында эшләгән команда шөгыльләнде. Чара югары дәрәҗәдә узсын өчен, аларның күбесенә тәүлек әйләнәсе эшләргә туры килгән. “Күп нәрсәне әйбәт башкардык. Ләкин яңадан карарга тиешле, безгә ышанып тапшырсалар, киләсе чараны уздыруда катнашу турында фикер алышырга кирәк булган урыннар бар”, – диде Шамил Гафаров.

Ул шуңа да игътибар итте: Россия – АСЕАН саммитын ике ай эчендә оештырганнар. “Бу – эшлекле форумны шундый кыска вакыт эчендә әзерләүнең моңарчы күрелмәгән очрагы”, – диде вице-премьер.

Шамил Гафаров халкара чаралар үткәрүнең республика өчен әһәмияте турында да әйтте.

– Казан өчен, Татарстан өчен бик зур вакыйга бу. Татарстанга, Россиягә һәр илнең килүе, алар белән монда уртак сүз табу, сөйләшү, алдагы көннәрдә ничек бергә эшләү турында фикер алушу – ул бик кирәкле һәм файдалы. Татарстанга гына түгел, Россия күләмендә дә. Мондый зур вакыйгалар үткәрүне ышанып тапшырганнары өчен без Ил җитәкчлегенә бик рәхмәтле. Без эшлибез. Эшләп булганда, эшләргә кирәк. Үзебезне күрсәтергә кирәк. Шул исәптән, чит ииләргә дә. Ул бездән соң килгән буынга да файдалы булачак. Юлны хәзер салып калдырсаң, аннан бездән соң да йөриячәкләр бит, – диде Шамил Гафаров.

Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары Игорь Савельев әйтүенчә, Россия – АСЕАН саммитына Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре ассоциациясенең барлык 11 әгъза – иленнән вәкилләр килде.

– Ике ил – Бруней һәм Филиппин дәүләт башлыклары дәрәҗәсендә тәкъдим ителде. Җиде илдән Премьер-министрлар килде. Әйтергә кирәк, нәкъ менә бу дәүләтләрдә Премьер-министрлар башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, ягъни, илләрнең реаль җитәкчеләре булып тора, – диде ул.

Игорь Савельев ассызыклаганча, саммитны уздыру һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия лидерларының Казанга катлаулы геосәяси шартларда килүе – ул Россиянең Президент Владимир Путин җитәкчелегендәге дипломатик җиңүе булып тора.

– АСЕАН – дөньяда халык саны күп булган, геосәяси яктан бик мөһим төбәк. Саммит кырларында бик күп ике яклы очрашулар узды. Чара нәтиҗәләре буенча Казан декларациясе, 2030 елга кадәр комплекслы эш планы имзаланды, энергетика һәм мәдәният буенча уртак гаризалар кабул ителде. Болар барысы да тарихка кереп калды, – диде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары.

Игорь Савельев сүзләренә караганда, Россия – АСЕАН саммитын үткәрү республика өчен югары дәрәҗә, җаваплылык һәм җитди бурыч булды. “Саммитны уңышлы үткәрергә Казанда инде гамәлдә булган инфраструктура ярдәм итте”, – диде ул. Бу хакта сөйләгәндә, Игорь Савельев БРИКСтан калган “мирас” – Казанга килгән дәрәҗәле кунакларның очкычлары каршындагы 25 метрлы келәмне матур итеп тарата һәм тиз арада кире җыеп ала торган җайланма турында да искә алды. Билгеле блганча, аны махсус БРИКС саммиты өчен Татарстанда уйлап тапканнар иде. Әлеге механизм бу юлы да кунак каршы алуда бик нык ярдәм иткән. Игорь Савельев сүзләренә караганда, Россия Тышкы эшләр министрлыгы “югары дәрәҗәдәге кунакларны каршы алуда Казан стандарты”н бөтен ил буенча үрнәк итеп күрсәтә.

– Безнең республика гадәттәгечә үзенең кунакчыллыгын, мөмкинлекләрен, матурлыгын күрсәтте. Чираттагы тапкыр илебез Президентының югары ышанычын акладык, – диде Игорь Савельев.

Чит илләрдән килгән кунакларның күңеленә саммитның мәдәни программасы да хуш килгән. Алар өчен, шул исәптән, Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) Татарстан казанышлары күргәзмәсе эшләде, төрле мастер-класслар узды. Республиканың мәдәният министры Ирада Әюпова әйтүенчә, саммит көннәрендә бирегә 17 меңнән артык кеше килгән. “Мастер-класслар делегация вәкилләренең тормыш иптәшләрендә зур кызыксыну уятты. Алар татар халкының милли ризыкларын да әзерләп карады. Милли брендларыбыз кунакларда зур кызыксыну уятты”, – диде министр.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре