Газетага язылу

«Безнең ишегалды» программасы Татарстанда 1,6 миллионнан артык кешене колачлады

Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының беренче исемлеген 2027 елда тулысынча үтәргә планлаштыралар.

Быелгы эшләр тәмамланганнан соң республикада 243 ишегалды территориясен төзекләндерәсе кала. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының Яшел Үзәндәге күчмә утырышында Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Быел 560 ишегалдында 10 млрд сумлык эшләр алып барыла. Алар тәмамланганнан соң Казанда, шулай ук Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Лениногорск районнарында төзекләндерү эшләре дәвам итә.

2020 елда программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле Татарстанда 5,8 мең ишегалды территориясен төзекләндерделәр, бу максатларга 54 млрд сум юнәлдерделәр.

«Бу шәһәр мохите өлкәсендә иң масштаблы республика программаларының берсе. Алты ел эчендә проект республиканың 1,6 миллионнан артык кешесен колачлады», – дип билгеләде Дамир Шәйдуллин.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре