Биометрия эчкечелекне киметерме?

Күзгә карап бирәчәкләр. Россиядә хәмерне биометрия буенча сатарга тәкъдим итәләр. Мондый фикерне Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Роман Чикушев җиткергән. Ягъни кибеттән хәмер сатып алырга җыенган кешегә иң элек махсус системага йөзен күрсәтеп, яшен расларга туры киләчәк. Шул рәвешле эчкечелекне киметмәкчеләр, яшьләрне хәмердән сакламакчылар. Ә сез бу фикергә ничек карыйсыз?

Рөстәм Вәлиуллин, табиб-нарколог:

Миңа калса, бюджеттан күбрәк акча каеру өчен генә уйлап табылган чираттагы тәкъдим бу. Балаларны кайгыртабыз дигән сылтау белән чираттагы эш күрсәтү дә булырга мөмкин. Ничек кенә булмасын, аның файда китерәчәгенә шикләнәм. Үсмерләр хәмердән ерак торсын дисәк, күбрәк аңлату эшләре алып барырга кирәк. Эчкечелекнең ахыры ни белән тәмамланганны күрсәткән чаралар җитми. Гел әйтә киләм: хәмер белән ипи бер кибеттә сатылырга тиеш түгел. Искерткеч эчемлекләр махсус урында гына сатылсын! Ризык алырга кергән җирдән хәмер күзгә ташланып, ымсындырып тормасын!

Артем Кузнецов, Татарстан Иҗтимагый палатасы әгъзасы, «Татарстанның күпбалалы гаиләләре» төбәкара иҗтимагый оешмасы рәисе:

Бер мәгънәсез тәкъдим. Беренчедән, бүген илдә яшәүчеләрнең нибары 12 проценты гына биометрия теркәгән. Шуны гына исәптә тотсаң да, бу яңалыкның көткән нәтиҗә китермәячәге көн кебек ачык. Аннары бездә нәрсәнедер тыюдан бернинди мәгънә юк. Аны урап узу юлларын уйлап табачаклар. Аннары шунысы да бар: биометрия ясау өчен кирәкле җиһаз бик кыйммәт тора. Ә бу эшмәкәрлек тармагына өстәмә мәшәкать булачак. Димәк, һаман да шул безнең – гади халыкның кесәсенә сугачак.

Гөлназ Гәрәева, укытучы (Мамадыш районының Көек Ерыкса авылы):

– Биометрия дип кенә файдасы булыр дип уйламыйм. Эчәргә исәбе булган яшьләр барыбер юлын таба. Хәзер дә алар яшь чикләвен урау юлын табалар бит. Кибеткә хәмер алырга башка кешене кертәләр. Эчкечелекне киметик дисәң, яшьләрдә ничек тә аек акыл, аеклыкка өндәү, шуңа инануны күздә тоткан чаралар кирәк.

Илфат Хафизов, машина йөртүче (Казан):

– Эчкечелекне киметү түгел, биометриядән кулланучылар саны артсын өчен кертмәкчеләрдер аны. Безнең турыдагы барлык мәгълүматны кулга төшереп бетерделәр бит инде. Йөзгә генә хуҗа буласылары калды. Эчәсе кеше барыбер җаен таба инде ул. Безнең халыкны алай гына куркытам димә. Бигрәк тә замана яшьләрен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре