Яңалык 2026 елның 1 июненнән гамәлгә керде. Шул көннән башлап Россия Социаль фонды яңа төр түләү өчен гаризалар кабул итә. Гаилә салым чигерүе – бала үстерүче гаиләләргә елга бер тапкыр бирелә торган ярдәм ул. Ягъни дәүләт әти-әниләрнең хезмәт хакларыннан һәм башка керемнәреннән түләгән салымның бер өлешен кире кайтара. Гади тел белән әйткәндә, физик затларның кеременә салым буларак түләгән 13 процент акчаның 7 процентын кабат исәплиләр. Быел 2025 елда түләнгән керемгә салымны чигерәчәкләр.
Гаилә салым чигерүенә, халык арасында аны «салым кешбэгы» дип тә йөртәләр, рәсми рәвештә эшләүче, 18 яшькә кадәр (балалар көндезге бүлектә укыган очракта – 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, уртача айлык керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өмет итә ала. Әти-әнинең Россия гражданнары булуы һәм илдә даими яшәве (шул исәптән балаларның да), керемгә салым түләп барулары, шулай ук алимент буенча бурычлары булмау шарт. Түләү алырга гаризаны әти дә, әни дә язарга мөмкин.
Алдан алынган фаразларга караганда, гаилә салым чигерүен илдә яшәүче дүрт миллионнан артык гаилә алачак. Аларда ун миллионга якын бала тәрбияләнә, дип исәпләп чыгарганнар.
Яңа төр түләүнең бердәм күләме юк. Ул аны алырга дип мөрәҗәгать иткән кешенең узган ел күпме салым түләвенә бәйле. Шуңа күрә һәр гаилә өчен аерым исәпләнәчәк. Бу урында шуны да искәртик: стандарт (балаларга), социаль (белем бирүгә, сәламәтлеккә һ.б.) һәм милеккә салым чигерүләрен (торак сатып алганда, ипотека түләгәндә) алу яңа төр түләүгә тәэсир итми.
Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин исәпләп тә күрсәткән:
Гаилә яңа төр түләүгә өмет итә аламы икәнен белү өчен, гаиләнең еллык керемен башта 12 гә, аннары гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк. Мисалга дүрт кешелек гаиләне алыйк. 2025 елда Татарстанда җан башына яшәү минимумы 15 073 сум тәшкил иткән. Әти-әниләрнең һәркайсы 32 мең сум хезмәт хакы алган, башка керемнәре юк. Гаиләнең уртача айлык кереме – 16 мең сум. Бу – төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан (22 609,50 сум) азрак, димәк, гаилә яңа төр түләүгә дәгъва кыла ала. Гаилә салым чигерүен алу өчен дүрт кешелек гаиләнең максималь еллык кереме 1 085 256 сум тәшкил итәргә, ягъни әти-әниләрнең һәркайсының кереме 45 219 сумнан артмаска тиеш.
Гаилә салым түләвен алу өчен гариза язарга кирәк. Аны теркәлү яки яшәү урыны буенча тапшырырга мөмкин. Гаризаларны Социаль фонд бүлекчәләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итәләр. Узган ел алган керем өчен 2026 елның 1 октябренә кадәр гариза җибәреп булачак. Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәргәндә, мәсәлән, үз паспорт мәгълүматларың, тормыш иптәшеңнең СНИЛС номеры һәм балаларның туу турындагы таныклык мәгълүматлары да җитә. Россия Социаль фонды күпчелек очракта барлык кирәкле мәгълүматны ведомстволар аша үзе белешәчәк. Кайбер очракта документларны, мәсәлән, уку йортыннан белешмәне алып килеп бирергә кушарга да мөмкиннәр. Гаризаны 10 эш көненнән алып 30 эш көненә кадәр карап тикшерәчәкләр. Уңай җавап килгән очракта, акча 5 эш көнендә күчәчәк. Түләү елга бер тапкыр бирелә, аңа хокукны исә ел саен раслап торырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез