Бишектән башлана: 5 ел эчендә үсмерләр арасында авыру очраклары арткан

Сәламәтлекне балачактан ук кайгыртырга кирәк. Моның өчен республикада барлык шартлар да тудырылган. Бу юнәлештә күпсанлы социаль ярдәм чаралары да каралган. ДРКБда узган матбугат очрашуында Татарстанда социаль сәясәт һәм сәламәтлек саклау турында сөйләштеләр.

ДРКБ – республикада балалар сәламәтлеге сагында торган иң төп һәм алдынгы медицина оешмасы. Ел саен биредә 700 меңләп балага  амбулатор тикшерү уздырыла, 45 мең бала ятып дәвалана, 13 мең операция ясала. ДРКБ баш табибы Айрат Зыятдинов сүзләренә караганда, бүген республикада 851000 бала исәпләнә.

– Безнең төп максат – шушы балаларга тиешле сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү. Бишенче ел инде республикада «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Ул, иң беренче чиратта, балаларның сәламәтлеген ныгыту, балалар арасында үлем-китем очракларын киметүне күздә тота. Бу, үз чиратында, гомер озынлыгы артуга да уңай йогынты ясый, – ди баш табиб. – Узган ел нәтиҗәләре буенча, республикада балалар арасында үлем-китем очраклары кимегән. Хәзер республикада туган 1 мең балага 3 үлем-китем очрагы туры килә. Бу, алдагы ел белән чагыштырганда, 6 процентка азрак.

Айрат Зыятдинов белдерүенчә, ДРКБда җиһазлар, дарулар, медицина кирәк-яраклары кайтаруда да бернинди кыенлыклар юк. Бар нәрсә вакытында, тулы күләмдә кайтарыла, үзебездә җитештерелгән барлык җиһаз, препаратлар тиешле таләпләргә туры килә икән.

Баш табиб яшерми: күңелне борчып торган мәсьәләләр дә бар. Шуларның берсе – яшүсмерләр сәламәтлеге. Биш ел эчендә үсмерләр арасында авыру очраклары 10 процентка арткан. Алар арасында сулыш юлы, ашкайнату әгъзалары, сөяк-мускул авырулары аеруча еш очрый икән.

– Симерүдән, шикәр чиреннән интеккән балалар да күбәйде. Шул сәбәпле ДРКБ базасында яшүсмерләр өчен координация үзәге булдырырга карар кылдык. Биредә үсеп килүче буынның сәламәтлеген ныгыту, алар арасында иң еш очраган җитди чирләрне булдырмау юнәлешендә зур эш алып барылачак, – дип ачыклык кертте Айрат Зыятдинов.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева бу урында социаль ярдәм чаралары турында да искәртте. Аның сүзләренә караганда, бүген республикада 61 төрле юнәлештә социаль ярдәм чарасы гамәлгә ашырыла. Шуларның күбесе сәламәтлек саклау тармагы белән бәйле. Аз керемле гаиләләргә бушлай дарулар алу мөмкинлеге, балалар бакчалары, урта һөнәри белем алган өчен түләгәндә ташламалар, яңа туган балаларга бирелә торган кирәк-ярак дисеңме – саный китсәң, шактый саллы исемлек килеп чыга.

– Республикада барыннан да бигрәк адреслы ярдәм чараларына зур игътибар бирелә. Бу социаль ярдәм аңа мохтаҗ һәркемгә барып җитсен өчен кирәк. Демографик күрсәткечләрне яхшырту юнәлешендә дә эш алып барыла. Татарстанда гомер озынлыгын 75,3 яшькә җиткерү күздә тотыла. Республикада уздырылган диагностик тикшеренүләр саны да 8 тапкыр арткан. Җитди чире булган балаларга республика бюджеты хисабына катлауы операцияләр ясала, – дип ачыклык кертте Ләйлә Фазлыева.

Дөрестән дә, моннан өч ел элек ДРКБ базасында ачылган Балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәген бүген республикада гына түгел, бөтен ил күләмендә беләләр. Шул вакыт эчендә биредә 3 меңләп бала дәваланган. Чит төбәкләрдән килүчеләр дә шактый. Моңарчы Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә генә ясалган катлаулы операцияләрнең дә күбесе хәзер нәкъ менә биредә ясала.

Айрат Зыятдинов сүзләренә караганда, әлеге үзәк ачылганнан бирле биредә яман шеш белән авырган ун балага арка миен күчереп утырту буенча катлаулы операция ясалган. Хроник бөер авырулы 15 яшьлек кызга да биредә трансплантация ясалган. Быел табиблар тагын алты балага бөер күчереп утыртачак. 2025 елдан башлап исә үзәктә бавырны күчереп утырту буенча да катлаулы операция ясый башларга җыеналар.

ДРКБ эшчәнлеге – саннарда

- Бүген 16 корпуста медицина ярдәме күрсәтелә.

- Балаларга 2382 кеше хезмәт күрсәтә (шуларның 547се – табиб).

- ДРКБда ел саен чит төбәкләрдән килгән 1200ләп бала дәвалана.

- Ел саен балаларга 17000 КТ, 7000 МРТ, 150000 УЗИ ясала.

Фото: Татар-информ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре