Газетага язылу

«Бөек елларга баш иик»

Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы советы гражданлык җәмгыятьләрен үстерү өчен Татарстан Рәисе грантын отты.

«Бөек елларга баш иик»

«Бөек елларга баш иик» («Поклонимся великим тем годам») дип аталган проект кысасындагы беренче спектакль Чирмешәндә узды. «Балкыш үзешчән башкаручылар фестивалендә лауреат исемен яулаган Казанда эшләп килә торган «Надежда», «Браво», «Реплика»  иҗат коллективлары әдәби-музыкаль спектакль күрсәтте.

Проект Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган. Күпме вакыт узса да, әлеге еллар дәһшәте күңелләрдән китми. Спектакльнең максаты – шул авыр еллардагы тормышны яшь буынга, мәктәп укучыларына күрсәтү.

 Татарстан Республикасы ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков әйтүенчә, хәтер яшәргә тиеш.

– Республикада 55 ветеран оешмасы эшли. Ул 1 миллионга якын кешене берләштерә. Араларында төрле һөнәр кешеләре бар. Аларның күбесе иҗатка гашыйк. Күңелләре кушканча, әле дә лаеклы ялда булган килеш, алар сафта. Үзләренең белгәннәрен яшь буынга тапшырырга тырышалар, – диде ул. – Без әлеге спектакль алдыннан сугыш елларындагы тормыш турында да сөйлибез. Шул вакытларда эшләгән завод-фабрикалар белән таныштырабыз. Җиңүгә өлеш кертүдә аларның роле зур.

Спектакль Казанда һәм тагын алты районда күрсәтеләчәк. Алабугада узганын «ВТ» журналисты да барып күрде. Тарихын барлаган, хәтер барлаган, тынычлык өчен яуда башын салганнарның рухын саклаган тамаша бу. Иң элек сугыш елларында Казандагы «Точмаш» заводының эшчәнлеге хакында кыскача гына мәгълүмат ишеттек. Күңелгә кереп калганы – кешеләрнең атналар буе өенә кайтмыйча, эшләгән урында ял итәр өчен караватлар куеп фронттагыларга ярдәм итүе.  Ә аннары көненә 20 шәр кешенең үлүе...

Болар берсе дә онытылырга тиеш түгел! Күп еллар МВД өлкәсендә эшләгән, хәзер инде лаеклы ялда булуына карамастан, мәдәни эшләрдә актив катнашучы Николай Хохлов әнә шулай ди.

–  Иҗади коллективларга йөрүчеләр барыбыз да бер гаиләгә әйләнеп беттек инде. Атнага ике тапкыр репетицияләр үткәрәбез. Бер генә буш торганыбыз юк. Без гел иҗатта. Сугыш чорын үз эченә алган җырлар-биюләр, нәфис сүзләрне берләштергән спектакль белән кая чакыралар, шунда барырга ризабыз. Иң мөһиме – безнең җыр аша әйтелгән, бию белән күңелләргә үткән, шигырьләр белән йөрәк түрләрен айкаган тамашабыз кешеләр күңеленә барып җитсен иде. Безгә тыныч еллар бүләк иткән бабайларны, тыл хезмәтчәннәрен искә алыйк, исәннәрен зурлыйк, – ди ул.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре