Газетага язылу

Бөек Җиңү көнен быел ничек билгеләп үтәчәкбез?

Җиңү парады, хәрби техника күргәзмәсе һәм «Үлемсез полк». Татарстанда 9 Май – Бөек Җиңү көнен каршы алырга әзерләнәләр. Быелгы бәйрәмнең үзенчәлекләре турында Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр. Бүген республикада ничә фронтовик исән-сау икәнне дә әйттеләр.

Бөек Җиңү көнен быел ничек билгеләп үтәчәкбез?
Фото: Татар-информ

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, быел Бөек Җиңүнең 81 еллыгын Россиядә – Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы кысасында билгеләп узабыз.

– Бәйрәмгә әзерлекне күптән, Хәтерне мәңгеләштерү буенча комиссия һәм оештыру комитеты утырышыннан ук башладык. Республика гына түгел, Россия күләмендә әһәмияткә ия булган исемнәрне һәм вакыйгаларны мәңгеләштерү юнәлешендәге чираттагы мөһим чараларның берсе 9 Май алдыннан узачак. Татарстанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковка һәйкәл ачылачак. Аның исеме Татарстанда гына түгел, ә Россиядә, илебездән читтә дә яхшы таныш. Без барыбыз да әлеге шәхескә карата тирән ихтирам белән карыйбыз. Илдус Мостюковка һәйкәл ачылу совет галименә генә түгел, ә шул чорда яшәгән буынга да хөрмәт билгесе булып тора, – диде Ләйлә Фазлыева.

Еллар узган саен хәтернең кадере дә арта. Соңгы ун елда Татарстанда Җиңүнең чын шаһитлары булган Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм ирләре фронтта үлгән тол хатыннар сафы ун тапкыр сирәгәйгән. Шуңа күрә дә исәннәрне кулдан килгәнчә кадерләп каласы иде.

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, бүген республикада 5534 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм ирләре фронтта үлгән 1017 тол хатын исәпләнә.

– Ветераннарыбызга күп төрле ярдәм чаралары каралган. Аларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләгәндә 50 процент ташлама ясала. Моннан тыш сугышта яралану аркасында инвалид калган ветераннарга бушлай протез һәм ортопедик җайланмалар бирелә. Татарстан бюджеты хисабыннан тыл хезмәтчәннәренә айлык түләү (2026 елда ул – 977 сум) билгеләнгән, алар теш протезы һәм колак аппаратын да бушлай ясата алалар. Шулай ук ветераннарга шәһәр яны су транспортында йөргәндә 50 процент күләмендә ташлама гамәлдә. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, шулай ук аларны озатып йөрүчеләр шәһәр яны тимер юл транспортында бушлай йөрү хокукыннан файдалана. Тиешле документларны күрсәткән очракта әлеге ташлама 100 процент тәшкил итә, – дип сөйләде Эльмира Зарипова.

Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы ветераннары 2008 елдан бирле торак белән дә тәэмин ителә. Шушы вакыт эчендә Татарстанда әлеге проектны тормышка ашыруга 20,2 миллиард сум акча сарыф ителгән, барлыгы 19 148 ветеран торак шартларын яхшырткан. Моннан тыш, законда Бөек Ватан сугышы герое яшәгән фатирга бушлай ремонт ясап бирү дә каралган. Министр сүзләренә караганда, республикада барлыгы шундый 1722 торакны яңартканнар. «Хәзерге вакытта 25 ветеран интернатларда һәм социаль хезмәт күрсәтү йортларында яши. Тагын 913 кешегә өендә ярдәм күрсәтелә», – диде Эльмира Зарипова.

Министр республикадагы иң өлкән кешеләр турында да әйтте.

– Бу елның 27 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 100 яшьтән өлкәнрәк 334 кеше яши. Шул исәптән, 41 е – ир-атлар. 100 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасыннан 310 кеше – Бөек Ватан сугышы ветераны. Татарстанда иң өлкән хатын-кыз Ютазы районында яши, аңа хәзер 107 яшь. Иң өлкән ир-ат – Питрәчтә, аңа хәзер 106 яшь, – диде министр.

Бәйрәм алдыннан ветераннарга тиешле түләүләрне таратып бетергәннәр. «Россия Президенты Указы нигезендә, бу елның апрелендә Социаль фонд тарафыннан социаль түләү башкарылды», – диделәр брифингта. Моннан тыш, Татарстан Рәисе исеменнән ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә һәм ирләре сугышта һәлак булган тол хатыннарга 6,7 меңгә якын азык-төлек җыелмасы һәм котлау открыткалары тапшырылган.

Бөек Җиңү көннәрендә республикада бик күп мәдәни, хәтер яңарту чаралары үткәреләчәк. «Әлеге чараларның төп максаты – бердәмлекне ныгыту. Безнең бурыч – күршедә, бер йортта, авылда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә игътибар күрсәтү. Мондый мөнәсәбәт бер көн белән генә чикләнмичә, гел булып торырга тиеш», – диде Ләйлә Фазлыева. Бу эштә олысы да, кечесе дә катнашачак. Мәктәп укучылары, волонтерлар, кадетлар һәм юнармеецлар, мәсәлән, 20 апрельдән алып 9 Майга кадәр, «Равнение на героев» акциясе кысасында, ветераннар яшәгән йортлар янәшәсендә парадлар үткәрә. «Җиңү тәрәзәләре» акциясендә дә теләге булган һәркем катнаша ала. 22 апрельдән республикада «Георгий тасмасы» халыкара акциясе башланды. Бөек Җиңүнең 81 еллыгын билгеләп үтү барышында татар халкының бөек шагыйре Муса Җәлилне дә искә алачаклар.

9 Майда каберлекләргә һәм һәйкәлләргә чәчәкләр китерәчәкләр. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел Җиңү парадында хәрби техника йөреше булмаячак. Аның каравы аларны Меңьеллык мәйданына тезеп куячаклар. «Күргәзмәне көн дәвамында килеп күрергә мөмкин булачак. Болай уңайлырак та. Анда хәрби техника да, заманча машиналар да тәкъдим ителәчәк», – диде Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов. Традицион «Үлемсез полк» акциясе башкалада көндезге 15.00 сәгатьтә башланачак. Бәйрәм салюты 22.00 сәгатькә билгеләнгән.

Бәйрәм кысасындагы чараларда иминлек сагында 4 меңнән артык хокук саклаучы торачак. Кеше күпләп җыелган урыннарга барганда үзең белән пыяла шешәдәге су, аерым төр дарулар, самокат, велосипед алмаска киңәш иттеләр. Тирә-юньдә хәмер сатуны да тыячаклар. Бәйрәм кәефе кырылмасын. «9 Май көнне бәйрәм мәйданнарында кесә телефоннары эшләячәкме?» – дип тә кызыксынды журналистлар. Чараларда катнашучыларның һәм бәйрәмгә килгән кунакларның иминлеге һәм сәламәтлеге – иң мөһиме, диделәр брифингта.

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары

 

29.04.2016

29.04.2026

Бөек Ватан сугышы инвалидлары

893

21

Бөек Ватан сугышында катнашучылар, шул исәптән инвалидлык алучылар

1765

51

Бөек Ватан сугышында катнашкан, гамәлдәге армия составына кермәгәннәр

612

20

«Блокададагы Ленинградта яшәүче» тамгасы белән бүләкләнүчеләр

212

64

Балигъ булмаган элеккеге тоткыннар

214

77

Тыл хезмәтчәннәре

57 565

5 301

Бөек Ватан сугышында катнашканнарның тол хатыннары

3 953

1 017

Барлыгы

65 214

6 551

 

          

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре