Әлеге мониторинг Ислам мәгарифе советы тарафыннан үткәрелгән. Агымдагы елда Болгар ислам академиясенең 2030 елга кадәр үсеш стратегиясен булдырырга телиләр.
Бу хакта «Болгар ислам академиясенең фәнни-мәгариф һәм халыкара эшчәнлеге: казанышлар һәм перспективалар» дип аталган матбугат конференциясендә мәгълүм булды.
– Бүгенге көндә академиядә 120 студент белем ала. Шул исәптән магистратурада – 66, докторантурада – 34, теологиядә – 20 кеше. Ислам академиясе барлыкка килгәннән бирле барлыгы 116 магистр, 25 ислам фәннәре докторы, 30 теология магистры әзерләнде, – дип таныштырды журналистларны Болгар ислам академиясе ректоры Фәрхәт Хөснетдинов. – Географиябез бик киң. Чит төбәкләрдән, чит илләрдән дә киләләр. Күбесе Идел буе төбәкләре һәм БДБ илләреннән. Казахстан, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төрекмәнстаннан килгән шәкертләр бик теләп укыйлар. Әйтергә кирәк, академиягә укырга керү өчен урта мәктәпне тәмамлау гына җитми, безгә килгәнче берәр дини уку йортында белем алырга кирәк. Шуңа күрә бездә белем алучылар – имамнар. Академия тәмамлаучыларны эшкә урнаштыру буенча да бернинди проблема юк. Бик дәрәҗәле дини оешмаларда хезмәт итәләр.
Ректор хәзерге вакытта Болгар ислам академиясенең бик күп дини оешмалар белән килешүе барлыгын да искәртте.
– Узган ел да безнең өчен зур вакыйга булды. Казан Кремлендә Россиянең фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Мисырдагы 1200 еллык тарихы булган институт белән меморандум төзелде, – диде ул.
Хезмәттәшлек итү дә дәвам итә. Академиядә 6 гарәп кешесе шәкертләргә белем бирә. Алар Сүрия, Мисыр, Һиндстаннан килгәннәр. Студентлар да Каһирәдә квалификацияне күтәрү буенча стажировкада булып кайтканнар.
Академиянең мәгариф эшчәнлеге буенча проректоры Рөстәм Гыйльметдинов уку йортындагы яңалыклар белән таныштырды.
– Болгар академиясе – бик зур проект. Без Россия һәм Татарстан җитәкчеләренең ярдәмен тоеп эшлибез, – диде ул.
Фәнни эшчәнлек буенча проректор вазыйфаларын башкаручы Айнур Солтанов та үз фикерләрен җиткерде:
– Укырга килгән шәкертләр күп вакытта дини яктан бик көчле, әмма фән өлкәсен әллә ни белеп бетермәүләре сизелә. Шуңа күрә Диния нәзарәтләре, ислам университеты белән тыгыз элемтәдә торабыз, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез